Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Рифат Зариповның Азат Фазлыевка ачуы килгән: сәбәбе нәрсәдә?

Җырчы Азат Фазлыев гаиләсен борчылырга мәҗбүр итүчеләр арткан, ахры. Алар өчен ул Инстаграм битендә пост язып чыгарган.

«Тынычланыгыз әле, кайберәүләр. Кирәкмәгәнгә нерв кылларында уйнамагыз әле, гитарада уйнагыз. Безнең өчен борчылмагыз. Рәхәт бит яшәүләре, матур бит дөнья. Якыннар янда. Яратабыз барыгызны», — дигән Азат.

Пост астында инстачылар челтәрле бизнес темасын ачып җибәргәннәр.

Җырчы Рифат Зарипов болай шаяртып язган: «Просто сезнең NL да эшләгәнегезгә ачу килә минем».

«Тынычлан, братым, әле 15 яңа җыр чыгачак, 4 клип төшереп ятабыз», — дип җавап биргән Азат.

Инстачылар Рифатка җавапсыз калмаган: «Рифат, ачуыңнан син дә Фирдүс Тямаевның NL төркеменә кергәнсең дип ишеттек, аны үзенә биш кеше эзләп йөри дигәннәр иде», — дип язган берсе.

«Үзләре бер әйбер дә булдыра алмаганнар яза теләсә нәрсә. Исегез китмәсен!», — дип Азат Фаәлыевны яклаганнар.

Фото: Азат Фазлыев инстаграмыннан

Чыганак: Азат Фазлыев инстаграмыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев