Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югары эш хакы сәламәтлеккә дә файдалы...

Лондон галимнәре түбән эш хакының кеше сәламәтлегенә кире йогынтысын ачыклаган.

Алар әйтүенчә, аз керемле кешеләр, олыгайгач, психик авыруларга ешрак дучар була икән.
Тикшеренүләрдә 1902-1943 елларда туган 6 меңнән артык кеше катнашкан. 1926 елдан соңрак туучылар белән дөньяга соңрак килүчеләр арасында хезмәт хаклары буенча аерма зур икән.
Нәтиҗәдә, галимнәр өлкән яшьтә җитеш тормышта яшәүчеләрнең психик авыруларга каршы торучанлыгы күпкә югарырак булуын ачыклаган. Алар әйтүенчә, югары эш хакы кешенең актив тормыш алып баруын тәэмин итә. Ә бу, үз чиратында, кешенең физик, рухи халәтенә көчле тәэсир ясый, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев