Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юллар милли проект буенча төзекләндерелә

Татарстанда Чистай — Түбән Кама автомобиль юлын капиталь ремонтлау эшенә керештеләр.

Татарстанда Чистай — Түбән Кама автомобиль юлын капиталь ремонтлау эшенә керештеләр. Эшләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында башкарыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.

Эшләр Түбән Кама районында 1,2 километрдан 2,43 километрга кадәр автомобиль юлы участогында уза. Биредә эшчеләр юлның өске катламын сыйфатлы асфальтобетоннан салачаклар. 

"Бордюр сүтелгән, өске катлам салдырылган һәм кара вак таштан беренче катлам җәелгән, — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. — Бу участокта Кама кушылдыгы аша күпер урнашкан. Ул да милли күләм проекты кысаларында ремонтланачак".

Россиядә милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин башлангычы буенча тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автодорога