Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлларда сак булыгыз!

Ял көннәрендә шәһәрдә берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Шимбә көнне кичке тугызынчы яртыда Х.Туфан проспектында Дэу Матиз автомобилен йөртүчесе 52 яшьлек чаллылы 67 яшьлек ир-атны бәрдерә. Ул юлны тиешсез урында чыга. Җәяүлене тиз арада хастаханәгә озаталар. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Шуңа охшаш юл-транспорт һәлакәте якшәмбе көнне төнге сәгать бердә Муса Җәлил проспектында да теркәлә. Биредә җәяүле ашыгыч медицина ярдәме машинасы килгәнче үк һәлак була.
Шул ук көнне кичке алтынчы яртыда Вахитов проспектында, 92/43нче йорты каршында, Рено Логан автомобиле йөртүчесе велосипедта баручыны бәрдерә. Якынча мәгълүматлар буенча, 2005нче елгы яшүсмер юлны светофорсыз җәяүлеләр кичүеннән велосипедыннан төшми генә чыга. Нәтиҗәдә ул төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге