Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәрия Гәрәева:«Яңа ел төнендә ирем чыгып китте дә югалды»

Газета укучыларыбыз Яңа ел киче хатирәләре белән уртаклаша.

Пенсионер Зәрия Гәрәева: 

"1990 елларда Яңа ел каршы алуыбыз гомерлеккә истә калды. 31 декабрьдә салатлар, пилмән ясадым, каз пешердем, компот кайнаттым. Гадәттегечә балалар белән бергә башта иске елны озатабыз дип сөйләштек. Кичке 18 сәгатьтә ирем гаражга машина куярга китте. Китте дә югалды. 
Җиде дә тулды, ун да, унбер дә тулды. Бу кайтмый да кайтмый. Ул вакытларда кесә телефоннары юк бит. Аптырап, кайгырып беттек. 12 туларга 10 минут калгач, ниһаять, кайтты. Кайтты да бөтен кесәсеннән акча чыгара. Баксаң, таксист булып, акча эшләп кайткан. Шулай итеп, иске елны озатып, Яңа елны каршы алдык". 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев