Андрей Кондратьев ТР ишегалларындагы сайлауларда тавыш бирү яңалыгы дип атады
Татарстанда йорт яны территорияләрендә сайлауларда тавыш бирү өчен мәйданчыклар оештырырга планлаштыралар. Монда яшерен тавыш бирү өчен кабина урнаштыру мәҗбүри булачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
"Кабина-ул яңалык. Һичшиксез тавыш бирү өчен кабина булуын тәкъдим итәчәкбез, - дип сөйләде Кондратьев. - Без районнарга җибәрелгән гаризаларга бик игътибар белән карыйбыз, мондый тавыш бирүне үткәрергә теләгән йорт яны территорияләрен өйрәнәбез. Үзәк сайлау комиссиясе утырышында карар кабул итәчәкбез. Аннары районнар мондый тавыш бирүне уздыру өчен сайлап алачак урыннарны һәм вакытны законлаштырачак".
Нет комментариев