Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәмирә Рәҗәпова кортлы коктейльләр сата?

әмирә Рәҗәпованың NL компаниясендә эшләгәнен, ябыгырга теләүчеләргә коктейльләр сатканын, әйбәт эшләгәне өчен мерседес машинасына лаек булганын без белә идек инде.

Зәмирәгә еш кына ул коктейльләр химия бит, аларда корт бар икән дигән шелтәләр ишетергә туры килә икән.
Зәмирә бу имеш-мимешләрне таратмакчы була. Кайчан да булса химиянең кортлаганын күргәнегез бармы сезнең, ди ул. Кортларга да бит биологик комфорт кирәк, ди. Зәмирә моны тикшереп карарга була һәм ясалган коктейльне тәрәзә төбендә калдыра, өч көннән соң ул сасый, өсте йонлана. Химия булса, болай булмас иде, ди ул, димәк продукт тулысынча органик. Ул бу коктейльләрне балаларга бирелә торган смесьләр белән чагыштыра. Спортсменнар да, космонавтлар да, операциядән соң да коктейльләр эчәләр икән. «Дөнья күләмендә операциядән соң авыруларга коктейль бирәләр, ашарга җиңел, витаминнарга бай. Космонавтлар жиһанга очкач коктейль эчә. Спортсменнар эчә. Һәм безнең проектта ябыккан 500ләп хатын-кыз шулай ук эчте һәм кайберләре хаман эчә, чөнки тәмле, җиңел, файдалы. Аена 2,5 миллиард сумлык товар әйләнеше булган, Европа сату әйләнеше берлегендә торучы, 18 еллык тәҗрибәсе булган #nl_int компаниясенә ни өчен банкада, пакетта корт сату кирәк икән???!!! Алар бит аны Татарстанда гына сатмый, бу халыкара компания. Неужели 18 ел дәвамында беркем дә белмәгән корт сатканнарын, һәм Татарстанга килгәч кенә татар апалары моны ачыклаган. Юк, сезнен үзегезгә кызык түгелме?», дип яза ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru/kheberler/11183.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев