Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәй рәссамнары ел дәвамында сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча күпсанлы мастер-классларда катнашты

Зәй сәнгать мәктәбендә «Кече Ватанның гүзәл почмаклары» күргәзмәсе оештырылды

 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм шәкертләре «Кече Ватанның гүзәл почмаклары» проекты кысаларында үзенчәлекле картиналар ясадылар. 5 гыйнварда мәктәптә мәртәбәле кунаклар һәм эш авторлары катнашында әлеге проектны йомгаклау күргәзмәсе оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кунаклар арасынды район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина, «Алтын мәйдан» проекты җитәкчесе Гамира Гәделшина, Адыгея Республикасы атказанган артисты, «Алтын мәйдан» фестивале креатив директоры Адам Ачмиз, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Виктор Хрулев, җирле рәссамнар һ.б. бар иде.

«Зәйдә үзенчәлекле урыннар күп, алар турында бар кеше дә белми. «Кече Ватанның гүзәл почмаклары» проекты рәсем сәнгате аша кызыклы һәм матур урыннарга, кече Ватан табигатенә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Яшь буынга патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү өчен бу бик мөһим», — дип сөйли сәнгать мәктәбе педагогы Елена Дмитриева.

Йомгаклау күргәзмәсендә сәнгать мәктәбенең биш педагогы — Эльвира Бәширова, Алия Степанова, Венера Васильева, Елена Дмитриева һәм Лилия Галимованың эшләре тәкъдим ителде. Зәй рәссамнары ел дәвамында сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча күпсанлы мастер-классларда катнашты, музейларда һәм күргәзмә залларында булды,  декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре өстендә иҗат остаханәсендә эшләде.

Озак еллар балалар сәнгать мәктәбе «Алтын мәйдан» проектын оештыручылар белән дустанә мөнәсәбәттә эшли һәм быел да алар иҗади хезмәттәшлек өчен берләшергә карар кылды.

«Быел Зәй рәссамнары өчен «Алтын мәйдан» проектында катнашуга ишекләр ачыла. Анда сынлы сәнгать эшләре өчен аерым номинация булачак, без барыгызны да катнашырга чакырабыз», — диде балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Вдовина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев