Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Аҗдаһа нинди төс ярата?

Стилист Лилия Вәлиева киңәшләре.

Елның иң тылсымлы төнендә зәвыклы һәм сөйкемле булып күренәсе килә, шул ук вакытта киләсе ел символына ярарга кирәк. Якынлашып килүче 2024 елның символы – Аждаһа. Ул мифик, серле һәм хакимлек яратучы зат. Аждаһа энергиясе, агач һәм яшел төс стихияләре симбиозын, күк һәм Җирнең абсолют гармониясен символлаштыра, барлык башлангычларда уңыш, барлык өлкәләрдә үсеш (шул исәптән рухи яктан да) һәм иминлек вәгьдә итә.

Яңа 2024 елны каршы алыр өчен иң идеаль төс – яшел. Бу төсне яратучы Аждаһаны сөендерер өчен яңа әйбер алырга кирәк түгел, образларга яшел аксессуар кертергә мөмкин. Күлмәкләргә килгәндә, игътибарны ялтырап торган тукымаларга – бәрхет, ефәк, атлас, пайеткалардан тегелгәннәренә бирергә кирәк. Аждаһа кабыгына охшаган һәм бәйрәм, байлык, тылсым атмосферасы тудырган һәр нәрсәгә игьтибар итегез.

Ачык кызыл – лидерлык һәм өстенлек төсе. Һәм бу сыйфатларны Аждаһа хөрмәт итә, шуңа күрә сез тоташ кызылдан кыю киенә аласыз, шулай ук йортыгызны кызыл интерьер детальләре белән бизәргә була. Яңа ел образына кызыл төсне кертергә мөмкин. Мәсәлән, макияжга – кызыл помада, кызыл маникюр, кызыл сумка, муенса, алкалар.

Шәмәхә төсләр гаммасын лидерлар һәм аристократлар өстен күрә. Бу эчке көч, гармония һәм серлелек төсе, шуңа күрә шәмәхә төс мифик затның күңеленә хуш килә. Бу төс күпкырлы, бигрәк тә соңгы сезонда йомшак сирень һәм лаванда төсмерләре популярлыкның иң югары ноктасында булачак. Шушы төсләрдәге яраткан әйберне алабыз, Яңа ел детальләрен өстибез һәм елны каршы алу өчен образ әзер!

Кара – классик, катгый, нәфис һәм абруйлы төс. Ул Яңа елны каршы алу өчен дә урынлы. Аждаһа күңелсезлекне һәм бертөрлелекне кабул итми, шуңа күрә кара кием тантаналы, ялтырап торган, гадәти булмаган һәм хәтта бераз эпатажлы булырга тиеш. Өстәвенә, кара төстәге гади әйберне образда якты яки ялтырап торган детальләр ярдәмендә стильле итеп була.

Алтын яки көмеш төсендәге кием – киләсе елны каршы алу өчен иң оптималь вариант. Ялтыравыклар никадәр күбрәк, шулкадәр яхшырак. Алтын һәм көмеш муллык белән бәйле, алар махсус энергия җәлеп итә һәм кешене тирә-юньдәгеләр алдында күтәрә. Шул ук вакытта аждаһаның вульгар образларны кабул итмәвен истә тоту мөһим, шуңа да артык кыска киенергә кирәкми.

Аждаһа кайсы төсләрне яратмый?
Ак. Күп кенә Көнчыгыш илләрендә традицион матәм төсе булып Ак санала, шуңа күрә аны булдырмаска яки якты төсмерләр белән тулыландырырга кирәк.
Сары. Борынгы Кытайда саргылт төсләрне бары тик император гаиләсе әгъзалары гына кигән, ә бу тыюны бозган кешеләр улемгә хөкем ителгән.
Аксыл көрән (бежевый) төс. Аксыл көрән һәм тонык төсләрне киемнең төп төсе буларак түгел, өстәмәләр буларак кына кулланырга була.
Көрән. Көрән төсләр гаммасы тантаналы күренми, шуңа күрә андый төсмерләрдән качарга кирәк. 
Зәңгәр. Зәңгәр төс «яшел агач аждаһа»ның «фаворитында» түгел, зәңгәрсу-яшел төсләрдән кала.


Стилист Лилия Вәлиева әзерләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев