Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Агачларны кыш тәмамланганда санитар кисү

Кышкы кисү бигрәк тә алмагач һәм груша агачларына, төшле җимеш культуралары (чия, слива, сырганак һ. б.) өчен файдалы.

Язгы бакча эшләре башланыр вакыт якынлаша. Әмма аларның җирдә кар эреп беткәнне көтмичә тотынырга кирәк булган­­нары да бар. Анысы – агачларны кыш тәмамланганда санитар кисү. Шуны да истән чыгармагыз: эш башлаганда һава температурасы 5-6 градустан түбән булмасын. Салкында кискәндә агач ботаклары сынмыйча вакланып, ярчыкланып бетәчәк.

Әгәр бу эшне көздән башкарырга өлгермәгәнсез икән, җир өсте кардан ачылганчы бакчадагы агачларның аерым ботакларын кисәргә кирәклеген онытмагыз. Артык, зәгыйфь яисә төрле авыруга дучар булган ботакларны ел саен кисеп торырга кирәк. Кышкы кисү бигрәк тә алмагач һәм груша агачларына, төшле җимеш культуралары (чия, слива, сырганак һ. б.) өчен файдалы.
Бакчадагы әлеге җаваплы эшне кояшлы һәм бик үк салкын булмаган көнне башкарыгыз. Әлбәттә, көннең арытаба кинәт салкынаюы көтелгәндә ботаклар кисүне кичектереп тору хәерле. Салкында киселгән агач ботаклары тиз сынучан, чатный һәм озак төзәлә. Мондый көнне бакча сумаласын куллану да авырлаша.
Агач ботакларын бу вакытта кисү калган үренте һәм яшь ботакларга көчлерәк үсеп китәргә ярдәм итәр, җимешләрнең уңышын һәм сыйфатын күтәрер. “Санитар кисү” турында да онытмагыз. Анысы агач ботакларында көздән яшеренгән корткычлардан котылу һәм чирләреннән арыну өчен эшләнә.

Төп кагыйдәләр

* Агачның чирле, сынган, корыган ботакларын, шулай ук, агач төбеннән үсеп чыккан үсентеләрен кисеп алалар;
* Икенче эш – ябалдашның эчке ягындагы бәләкәй ботак-үсентеләрне кисеп алу. Аларның бер файдасы да юк;
* Җәйге айларда ябалдашлар арасында һава агымы яхшы булсын өчен үсентеләрнең куе булган өлешләрен сирәкләргә кирәк. Сирәкләнәсе урындагы үсентеләрнең дүрттән береннән дә күбрәген кисмәгез;
* Берьеллык ботакларның озынлыгын өчтән бер өлешкә кыскарталар. Болай эш-ләү ябалдашны бәләкәйләтергә һәм җимеш бирүче ботакларны көчәйтергә ярдәм итәр;
* Яшь ботакларның эчке якка карап үскәннәре киселә, ә вертикаль булганнарының – юанраклары. Болай эшләмәгәндә, алар, җимеш бирмичә һәм агачны куелатып, 3-4 ел буе “кысыр” утырачак. Шуңа күрә акрынрак үссен өчен аларны берничә ел рәттән кисеп торырга яисә төбеннән үк кисеп ташларга киңәш ителә;
* Әгәр агачта картайган зур ботаклар берничә икән, аларны берьюлы кисмәгез. Ел саен берәрсен һәм агачка зыян килмәслек итеп кисәргә тырышыгыз;
* Көннәр җылына һәм кояш нурлары карый башлагач, агач кәүсәләрендә корткыч ояларына да “җан керә”. Аларны, мөмкин булганда, ботагы белән бергә кисеп алыгыз һәм яндырыгыз;
* Хәзер үк агачлардагы кайры асты кортларына каршы көрәшә башлагыз. Ку гөмбәсе (трутовик) һәм агачларда була торган башка зарарлы гөмбәләрдән дә алар оялаган агач ботагы белән бергә кисеп алып, яндырып котылып була;
* Һәр яңа агач ботагын кисәрдән элек кулланасы эш коралларыгызны башта спирт (бер стакан суга ике калак исәбеннән кушыла) яисә махсус катнашма белән зарарсызландырырга онытмагыз. Агачларда очрый торган авырулар да йогышлы була.

 

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев