Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ак йомырка файдалымы, әллә коңгыртымы?

"Роскачество" экспертлары йомырка сайларга өйрәтә.

"Роскачество" экспертлары кибеттә ничек дөрес итеп сыйфатлы йомырка сайларга, аларның төсе нәрсәгә бәйле булуын аңлаткан. Бу хакта ведомство сайтка мәгълүмат куйган.
Русиядә елына 42 миллиард йомырка җитештерелә. Һәр русияле ел саен уртача 277 данә йомырка ашый. Медицина нормалары буенча бу сан 270тән артмаска тиеш.
Белгечләр фикеренчә, беренче чиратта, йомырканың саклану вакытына игътибар итәргә кирәк. Икенчедән, алар төргәктә коры, чиста һәм ят исләрдән азат булырга тиеш. Өченчедән, йомырканы пешерер алдыннан җылы су белән сабынлап юарга кирәк. Моңардан соң, кулларны сабынлап юу мотлак. Чөнки йомырка кабыгында сальмонелла бактерияләре булырга мөмкин.
Йомырканың ак төстәгесе файдалымы, әллә коңгыртымы? Экспертлар фикеренчә, аларның составы төсенә, зурлыгына, формасына карап кына берничек тә аерылмый. Йомырка сарысына килгәндә исә, фабрикалардагы тавыкларныкы ул - аксыл-сары, ә авылныкы куе сары төстә була.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/20003-ak-yomyrka-faydalymy-ll-kogyrtymy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X