Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

БАДлар белән мавыкмагыз!

Уролог-хирург Әбдесәлим Абдурахманов бөерләрне саклау өчен түбәндәгеләрне киңәш итте.

– Бөерләрне чистарту өчен  БАДлар эчмәгез, чөнки бу препаратларның файдасы фәнни яктан расланмаган. Үлән һәм төрле төнәтмәләр файдалы. 
– Бөерләргә бигрәк тә нарат җиләге, мүк җиләге, карлыган, гөлҗимеш төнәтмәсе, чәйләре файдалы. Алар сидекне яхшы куа, ялкынсынуга каршы иң нәтиҗәле чараларның берсе санала. Әмма аларны да табиб белән киңәшләшкәч кенә куллану хәерле.
– Нәселендә бөер авыруыннан интегүчеләр булган кеше һәрчак аң булырга тиеш. Иң беренче эш итеп, нефрологка барырга, бу төр авыруларның сезгә ни дәрәҗәдә янавын ачыкларга кирәк.
– Шикәрне артык күп ашау да зарарлы. 
– Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, һәрчак хәрәкәттә булу, иртән күнегүләр ясау кече очада кан оешуга каршы тора. Димәк, бөер авырулары килеп чыгу ихтималы да бермә-бер кими.
– Кан басымын да һәрчак контрольдә тотыгыз. Әгәр кеше 150/90 күрсәткечле югары кан басымы белән яши һәм үзен яхшы хис итә икән, димәк борчылырга урын бар. Мондый югары кан басымы вакытында баш авыртырга, күңел болганырга тиеш. Шуңа күрә андый чакта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
– БАДлар белән мавыгу, кирәксә-кирәкмәсә дару эчү, вируслы авыруларны үз белдегең белән дәвалау бөерләр өчен шулай ук куркыныч. 
– Бөер авыруларын кисәтү өчен, ел саен диспансеризация, медицина тикшеренүе узып торырга кирәк.

Әбдесәлим Корбановичтан бөерне УЗИ аша тикшергәндә ничек әзерләнергә дип сорадык.
Ул: «Калкансыман биз, йөрәк, сөт бизләре, буыннарга УЗИ ясату өчен алдан әзерләнергә кирәкми. Бөерләргә УЗИ үткәрүгә әзерләнү зарур. Диагностика узарга бер сәгать кала ярты литр су, шикәрсез чәй яисә газсыз минераль су эчәргә кирәк. УЗИ алдыннан бәдрәфкә керергә ярамый, чөнки сидек куыгы тулы булырга тиеш. 

Ә менә бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизенә УЗИ  ясатырга өч көн кала кара ипи, кәбестә, борчак, фасоль, җиләк-җимеш, баллы әйберләр ашамаска, сөт, соклар, газлы эчемлекләр эчмәскә кирәк. УЗИга 12 сәгать кала –  ашарга, 3 сәгать кала су да эчәргә ярамый. Метеоризмнан интеккән кешегә тикшеренүгә 1–1,5 сәгать кала симектиона нигезендәге дару эчеп куярга кирәк», – дип җавап бирде. 

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев