Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Балалар сәламәтлеген ничек ныгытырга?

Тукай районы Куады авылы фельдшеры Миләүшә Фәрдиева киңәшләре:

1. Күкрәк баласына ана сөте белән бергә организмны саклаучы антитәнчекләр дә керә. Алар иммунитетны барлыкка китерә. Шуңа күрә аналар баланы күкрәктән мөмкин кадәр иртә аермасыннар иде. 
Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның туклануына зур игътибар бирегез. Аларга җиләк-җимеш һәм яшелчәләр (аеруча суган, сарымсак, шалкан, кабак) бирегез, натураль соклар ясап эчертегез. Йокларга ятканда җылы сөткә бал болгатып эчерү дә файдалы. Бал иммунитетны ныгыта. Тик анда көчле аллергеннар барлыгын да онытмаска кирәк. 
2. Кечкенә баланы дөрес киендерү дә зарур. Ул туңмаска да, тирләмәскә дә тиеш. Бүлмәдә дә җылылык уртача гына булырга тиеш. Тәпи йөри башлаган баланың аягы туңмасын да, юешләнмәсен дә.
Урамда салкынча булганда муенына шарф урарга онытмагыз.
3. Инфекцияләрдән саклану өчен фатирны, бүлмәне даими рәвештә җилләтегез. Грипп һәм сезонлы вируслы авырулар ябык, җилләтелми торган бүлмәдә, коры һавада, эсседә активлаша. Шуңа күрә бүлмәдәге һава артык коры булса, аны дымландырыру җаен табарга кирәк.
Грипп һәм ОРВИ эпидемияләре вакытында күп кеше җыела торган урыннарга бармау хәерле. Саф һавада йөрергә була, чөнки салкынча һавада вирус үлә.
Урамнан кергәч, бала кулын сабын белән яхшылап юсын, борын эчен юдыруны да гадәткә кертергә кирәк.
Чыныктыру да мөһим. Төнгә баланың аякларын бүлмә температурасындагы су белән юарга, тәнен юеш сөлге белән сөртергә яисә душта коендырырга киңәш ителә. Зуррак балаларга, педиатр белән киңәшеп, контраст душ тәкъдим итәргә дә ярый. 
Чамасын белеп кенә кояшта йөрү дә файдалы. Ә кечкенә балаларга һава ваннасы кирәк. Баланы бүлмәдә берничә минут ялангач яткырып торыгыз. Тик бу вакытта бүлмәдә үтәли җил булмаска тиеш. 
4. Балаларга, иммунитетны ныгыту максатында, һәр көнне 30 мг аскорбин кислотасы бирергә, борынга көнгә ике тапкыр вируска каршы махсус тамчылар тамызырга киңәш итәм. Витаминнары булган җиләк-җимешләрне дә рационга кертегез. Балага җиләк-җимеш һәм яшелчә боткаларын вакытында ашата башларга кирәк.
 5. Вакцина ясаткан балаларның вируска каршы торучанлыгы арту сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм галимнәр тарафыннан күптәннән дәлилләнде. Прививка ясаткач, саклык чараларын күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев