Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Баланнан – тәмле һәм файдалы ризыклар

Балан витаминнарга, табигый минералларга бай булганга, иммунитетны күтәрү, ашкайнату органнары эшчәнлеген яхшырту, шактый күп чирләрдән дәвалау үзлегенә ия.

Баланның  тәлгәшләрен беренче кыраулардан соң кисеп җыярга кирәк. Әлеге җимешнең сихәте хакында әби-бабайларыбыз электән үк белгән һәм аш-су әзерләгәндә бик яратып кулланган. Милли кулинариябездә баланнан әзерләнүче ризыкларның төрлелегенә шаккатарлык.


Балан кайнатмасы

1 килограмм җимешне 5 минут кап кайнар суда тотып йомшартып алгач, кайнатма әзерлисе табакка бушатабыз да, шуның өстенә 1 кг шикәр комына 1 стакан су салып кайнатылган кайнар сироп коябыз. Аннан томалап куябыз да, 10-12 сәгать тотабыз. Шуннан акрын утта сиробы куерганчы кайнатып, коры, чиста банкаларга тутырабыз.


Витаминлы балан

Баланның эреләрен генә сайлап алып, сабакчыкларыннан арындырып, салкын суда әйбәтләп юып, тастымалга салып киптерәбез. Стерильләштерелгән ярты литрлы банкаларга җимешләрен сытмыйча, сак кына тутырабыз. Шулар өстенә ярты кило шикәр комына ярты литр су салып кайнатылган сиропны кайнар килеш коябыз. Банкаларны, алар ярылмасын өчен, астына тастымал яки агач рәшәткә куеп калдырылган җылы сулы табакка тезеп утыртып, суы кайнап чыккач, 15 минут дәвамында стерильләштерәбез. Банкаларны тимер капкач белән ябабыз, өсләрен аска әйләндереп, аларны иске юрган яки калын бүтән әйбер белән каплап куябыз. Суынгач, базга саклауга куябыз.


Баланнан желе

Беренче ысул. Ул чиста балан согыннан әзерләнә. 1 литр сокка 800 г шикәр комы кушылган катнашманы эмаль табакка салып, ут өстенә куябыз, даими рәвештә болгатып торып, шикәрне эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 40-50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз.

Икенче ысул. Балан җимешләренә кайнар су коеп, биш минут тоткач, дуршлагка салып, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән яки дуршлагтан үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1 нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга


Балга катырылган балан

Балан тәлгәшләрен юып, дуршлагта беркадәр киптерәбез. Балны сыекланганчы эретеп, шуңа тәлгәшләрне манып алабыз һәм кулинариядә кулланылучы кәгазьгә таратып киптерәбез. Мондый балан икенче уңышка кадәр сыйфатлы саклана ала.


Балан кесәле

Ярты стакан крахмалны аз гына җылымса суда эретәбез, шуңа 1 стакан балан согы кушып болгатабыз. 3 литр суны кайнатып чыгарабыз, шуңа тулыр тулмас 2 стакан шикәр комы, крахмаллы балан согы салып болгата болгата кайнап чыгу хәләтенә җиткерәбез һәм газны сүндерәбез.


Балан компоты

Чистартып юылган җимешләрне коры, чиста банкаларга тутырабыз, өсләренә 1 литр суга 500-700 грамм шикәр комы салып кайнатылган, кап-кайнар сироп коябыз. Ярты литрлы банкаларны – 18-20 минут, 1 литрлыларын ярты сәгать дәвамында сулы савытка куеп стерильләштерәбез.


Балан орлыгыннан ясалган “кофе”

Сок чыгарганнан соң калган орлыкларны юып, киптереп, куе соры төскә кергәнче духовкада кыздырабыз һәм кофетарткычта он хәленә килгәнче ваклатабыз. Кофе кебек кайнатып эчәбез.


Балан белән алма бәлеше эчлеге

Кайнар суда пешекләнгән баланны тирән табага салып, 20 минут чамасы пешереп йомшартканнан соң, суытабыз, суын саркытабыз. Бәлешнең эчлеген телемләп туралган алма белән катнаштырабыз, өстенә эретелгән сыер мае, шикәр комы сибеп, табага җәелгән камыр өстенә тигезләп бушатабыз.


Балан һәм эремчекле бәлеш эчлеге

Баланны кайнар суда пешекләп алганнан соң, эремчек, шикәр комы һәм йомырка сарысы белән катыштырып, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер.


Балан “сосла”сы

Баланны юып, ипи куасы оны белән бермәбер нисбәттә аралаштырып тирән чуенга тутырабыз. 1 кг баланга 1 кг исәбеннән шикәр комы, 1 литр су салып болгатабыз. Духовкада акрын утта 5 сәгать чамасы пешерәбез. Нәтиҗәдә бик тәмле, куе катнашма барлыкка килә. Аны бәлеш эчлеге итеп кулланырга да була, болай ашарга да әйбәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт