Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

БАВЫРДАН РУЛЕТ

Кирәк: (7 рулет өчен): * 300 г сыер бавыры; * 1 баш суган; * 1 данә кишер; * 10 г петрушка үләне; * 200 мл су; * 1 аш кашыгы баллы паприка аштәмләткече; * 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы; * тәменчә тоз, борыч; * 2 аш кашыгы үсемлек мае.

Эш барышы:

1. Эчлек өчен суганны – вак шакмаклап, кишерне вак телемнәргә турыйбыз.




2. Үсемлек маенда кыздырып алабыз. Шунда ук петрушка үләнен турап кушабыз да барысын бергә тагын 2 минут кыздырабыз.
 



3. Бавырны җиңелчә генә катырып, 2 см калынлыктагы кисәкләргә теләбез.


 

4. Һәрбер кисәген азык пленкасына төреп, агач чүкеч белән җиңелчә генә тапап алабыз.
 



5. Аннары бавыр кисәгенә тоз, борыч сибеп...




...өстенә 1 чәй кашыгы эчлек салып, рулет итеп төрәбез. Теш чистарткыч белән каптырабыз.




6. Әзер рулетларны җөе белән аска – мае җылытылган табага тезеп чыгабыз.


 


7. Башта бер ягын кыздырабыз, аннан, әйләндереп, икенче ягын кыздырабыз.


 


8. 1 стакан салкын суны паприка һәм крахмал белән кушып, болгатабыз. 




9. Шуны рулетлар өстенә агызып, капкач белән томалап 25-30 минут сүрән утта пешерәбез.



 

10. Әзер рулетларны табынга төрле гарнирлар һәм яшелчәләр белән бирергә була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X