Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бавырдан салат

Бәйрәмнәрне дә озак көтәсе калмады. Хуҗабикәләр якыннарын ни белән сөендерергә, өстәлгә нәрсә әзерләргә дип баш вата башлагандыр инде. Без тәкъдим итә торган рецептлар сезгә ярдәмгә килеп, табыныгызга үзенчәлекле ямь өстәр дип уйлыйбыз.

Кирәкле әйберләр:
Майонез – 190 грамм.
Маринадлаган вак кыярлар – 10 данә.
Тавык бавыры – 345 грамм.
Йомырка – 5 данә.
Кишер, суган – 4әр данә.

Эш барышы:
Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт