Чәйнектәге юшкынны ничек бетерергә?
Хуҗабикәләргә киңәшләр.
* Пешкән йомырканың кабыгы җиңел чистартылсын өчен йомырка пешкән суга бераз чәй содасы салыгыз.
* Микродулкынлы мичне чистарту өчен эчкә сулы савыт куеп иң көчле куәткә эшләтегез. Пар белән эшкәртелгән мичне сөртеп кенә алырга була.
* Чәйнекне юшкыннан чистарту өчен эченә баллы газировка (әйтик, Кока-кола) яки лимон кислотасы салып, кайнатып чыгарыгыз.
* Ризыкны ничек итеп тиз арада суытырга? Аш яки ботка әзер була дигәндә, аны салачак тәлинкәне суыткычның боз камерасына куегыз. Салкын тәлинкәдә ризык тизрәк суыначак.
* Йомыркага үсемлек мае сөртсәң, ул озаграк саклана.
Фото freepik.com сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев