Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Чыршыны ничек сайларга?

Белгечләр урман гүзәлен Яңа елга бер атна кала гына алырга куша. Иртәрәк алсаң, энәләре җылыда коелып бетәчәк.

Чыршы сайлаганда, аның төсенә дә игътибар итәргә куша сатучылар, ул куе яшел булырга тиеш.

Ботаклары тиз сынса – иске була. Урман гүзәлен берничә тапкыр җиргә дә бәреп алыгыз, энәләре коелса, шулай ук күптән киселгән дигән сүз. Энәләрен бармак арасында ышкып карагач, алардан чыршы исе килеп торсын. Тагын бер киңәш: бәйрәм чыршысын алуны декабрьнең соңгы көннәренә калдырмагыз, анда сайлаганнан калганнары гына булачак, матурракларын алып бетерәчәкләр.

Суыктан алып кайткан чыршыны тиз генә өйгә алып кермәгез, югыйсә температураның кинәт күчеше аркасында ылыслары тиз коелачак.

Кибетләрдә ясалма чыршылар да саталар. 1 метр озынлыктагысы – 1200 сум. Сатучылар арзанлы ПВХдан эшләнгән чыршыга кызыкмаска куша. Бәясе арзан, әмма ылысларыннан химия исе килеп торачак, диләр. Ясалма чыршы акчаны да янга калдырырга булыша. Бер тапкыр аласың да, кимендә ун елга җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт