Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Файдалы салат ясыйбыз

Тәмле һәм җиңел салат ясыйбыз.

Ингредиентлар:
● 1 помидор;
● 1 кыяр;
● 200 грамм тавык ите;
● 1 аш кашыгы соя соусы;
● салат яфрагы;
● 1-2 тырнак сарымсак;
● тәменчә тоз, борыч;
● зәйтүн мае.

Эш тәртибе:
Пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз. Тоз, кыргычтан чыгарылган сарымсак, соя соусы белән бутап, 20 минут дәвамында тотабыз. Аннары итне кызу табада кетердәп торырлык итеп кыздырып алабыз.
Салат яфракларын юабыз һәм киптерәбез. Аларны кул белән бераз өзгәлибез. Кыяр һәм помидорны бик вак итми генә турыйбыз. Хәзер тоз, зәйтүн мае кушып, барысын бергә бутыйбыз һәм матур салат савытына салабыз.
Тавык ите кисәкләре иң өскә салына.

Фото: pohudete.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт