Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Фейхоа җимешенең организмга нинди файдасы бар?

Көн саен бер җимеш ашасаң да, иң көчсез иммунитетка да хәл керәчәк.

Кибетләрдә фейхоа сатуга чыкты. Әлеге җимеш клетчаткага бик бай. Ул эчәклек һәм ашказаны-эчәклек тракты өчен бик файдалы. Матдәләр алмашын яхшырта. Аны эчәклектә җитди авырулар булганда кулланалар. Клетчатка зарарлы холестеринны куа, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эч күперүне бетерә. 

Шулай ук фейхоа иммунитетны ныгыта. Көн саен бер җимеш ашасаң да, иң көчсез иммунитетка да хәл керәчәк. Чөнки анда С витамины бик күп микъдарда була, ди белгечләр.

Әлеге җимешкә аллергия булган кешеләргә фейхоа ашарга киңәш ителми.

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт