Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Февральдә нинди яшелчә орлыкларын чәчәргә?

Җылылык режимын сакларга кирәк, эсседә үсентеләрдә беренче елда ук орлык сабагы барлыкка килергә мөмкин.

Помидор. Үсентеләрне ачык грунтка утыртырга планлаштырсагыз, вегетация срогы 110 көннән алып 140 көнгә кадәр булган, соң өлгерә торган сортларны сайлагыз. Помидорның мондый сортлары ике ай эчендә үсенте булып җитешә, аны инде җылытылган грунтка утыртырга була.
Әгәр дә сез үсентеләрне теплицага утыртырга җыенасыз икән, февраль аенда уртача өлгерешле яки иртә өлгерешле помидор сортларын чәчәргә мөмкин.

Борыч. Ике ай ярым эчендә үсенте булып өлгерә торган борыч сортларын февральдә чәчәләр. Орлыклар шытсын өчен якынча җиде көн кирәк, шуннан соң беренче шытымнарга аз гына су сибәләр. Грунтка тамырлары яхшы формалашкан һәм 25 см биеклектәге таза сабаклы үсентеләрне утырталар.
Борычларның өлгерү срогы – 90-40 көн.

Баклажан. Вегетация чоры бик озын булган тагын бер үсемлек – баклажан (сортына карамый). Ул грунтка утыртырга ике ай кала уртача дымлы туфракка чәчелә. Баклажан орлыгы ике атнадан шыта, вегетация чоры – 100–150 көн.

Яхшы баклажан сортлары

Саклап куярга онытмагыз! Бу сортлар салкынга, эссегә чыдамнар. Баклажаннарны 20 февральдән соң чәчә башларга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларны соңрак.
* Алмаз (иң шәбе) 
* Король севера гиря (түгәрәк, эре) 
* Эскимо (вак, күп була) 
* Альбатрос
* Мечь Самурая 
* Галич 
* Новал 
* Бибо (ак төстә була) 
* Диамант 
* Фиолетовое чудо 

Порей суганы. Бу ике еллык яшелчәнең дә вегетация чоры озын, ачык туфракка күчереп утырту өчен шытымнар 60 көн өлгерә.
Порей үсентеләрен май башында ук грунтка күчерергә мөмкин, чөнки ул салкыннардан курыкмый. Дөрес, җылылык режимын гына сакларга кирәк, чөнки эсседә үсентеләрдә беренче елда ук орлык сабагы барлыкка килергә мөмкин.

Сельдерей. Февральдә чәчү өчен хуш исле һәм файдалы сельдерейга игътибар итәргә киңәш итәр идек. Сельдерей – вегетация чоры озын булган культура, аның кайбер сортлары 200 көннән соң өлгереп җитә. Беренче үсентеләр күренә башлагач, шытымнарны яктыртылган урынга куярга кирәк. Сельдерей салкыннардан курыкмый, шуңа күрә аны май уртасында ук грунтка күчерергә мөмкин.

Җиләк. Җиләкнең беренче елында уңыш җыеп алу өчен аны шулай ук иртә чәчәләр Январь азагында яки февраль башында утыртырга киңәш ителә, ә менә май азагында – үсентеләр биш чын яфрак чыгаргач грунтка күчерергә вакыт.

Бәрәңге. Кыш көне элиталы бәрәңге орлыгын утыртып була. Бу бәрәңгедән беренче сезонда яхшы уңыш көтмәгез (йомырка зурлыгында гына булачак), ә менә аларны икенче елга утыртсагыз, эре-эре бәрәңгеләр сөендерәчәк. Мондый бәрәңгене, алдан орлыгын шыттырып, февраль азагында утыртырга кирәк. Бәрәңгене 24 градус булган һәм яхшы яктыртылган урында үстерергә киңәш итәләр. 25 көннән үсентеләрне аерып күчерергә була.
Орлыклар начар шыту сәбәпле, куе итеп чәчү уңышлырак санала. Үсентеләрне грунтка көндезге һәм төнге температура арасында зур аерма булмаган көннәр башлангач утыртырга кирәк.

Фото freepik.com сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев