Ябыктыра торган салат.
Мондый салатны көнгә 3 мәртәбә 2 көн рәттән ашасагыз, организмыгызны артык чүптән арындырачаксыз.
Бу салат эчәклекне чистарта һәм нәтиҗәдә ябыгырга ярдәм итә.
Кирәкле ризыклар: 1 уртача зурлыктагы чөгендер, 1 кишер, 1 алма, 100 грамм кәбестә.
Барысын да вак токмач кебек турарга, ярты лимон согы, үсемлек мае өстәргә. Сельдерей сабагын да өстәсәгез, файдасы тагын да күбрәк булачак. Мондый салатны көнгә 3 мәртәбә 2 көн рәттән ашасагыз, организмыгызны артык чүптән арындырачаксыз. Нәтиҗәдә артык килограммнар да китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев