Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Имбирьне кайнар суга салырга ярамый, ди табиблар

Белгечләр сүзләренә караганда, имбирьдә суда эри торган В төркеме витаминнары бар.

«Имбирь куллануның иң яхшы ысулы – аны рН яктан нейтраль булган сыеклыкка салып төнәтү. Иң яхшысы, сөттә. Сөт салдыгыз, 2 сәгать төнәттегез, эчтегез», – ди табиблар.

Сөт урынына 60 температуралы су алырга була. 100 грамм имбирь тамырына 300 мл су кирәк. Эчемлекне 40 минут чамасы төнәтергә кирәк.

Белгечләр сүзләренә караганда, имбирьдә суда эри торган В төркеме витаминнары бар, шуңа да аны кайнар суда пешерсәң, файдасы бөтенләй бетә.

Мәгълүм булганча, имбирьны көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә, атеросклероз авыруын дәвалый. Ул шулай ук үзәк нерв системасын стимуллаштыра, авыртуларны баса, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара да булып тора. 

Шулай да әлеге тамыразыкны кулланганчы табиблар белән киңәшләшеп алырга да кирәк. 

фото:Pixabay

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев