Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Йодка иң бай җимеш сатуга чыкты

Әлеге гаҗәеп файдалы элемент шуның кадәр күләмдә башка бер генә төрле продуктта да юк.

Кибет киштәләрендә фейхоа барлыкка килде. Аның төп өстенлеге – йодка бай булуы (100 г җимештә 3 мг йод бар). Әлеге гаҗәеп файдалы элемент шуның кадәр күләмдә башка бер генә төрле продуктта да юк. Фейхоаның кипкән җимешеннән төнәтмә ясап, аны калкансыман биз авыруларын дәвалау өчен эчәләр (ашарга ярты сәгать кала көнгә өч мәртәбә яртышар стакан).

Аны ноябрь аенда җыялар. Алардан җир җиләге һәм ананас исләре килә. Фейхоаның ярмалы йомшак җире әчкелтем-баллы һәм бик тә тәмле. Җимешендә пектин матдәләре һәм органик кислоталар күп булганлыктан, фейхоа вареньесы тиз арада желега әйләнә. 

Аның туган ягы – Көньяк Америка. Европага ул XIX гасыр азагында гына килеп җитә. Бу агач Кырым белән Кавказда күп үсә. Язын фейхоа куаклары ак-алсу төстәге хуш исле чәчәкләргә күмелә. Аның сусыл, баллы яфраклары да ашарга яраклы.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт