Шəhри Чаллы

Кайсы тәмләткечне ничек кулланырга?

Тәмләткечләрне хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә элек-электән кулланган. Тик һәр тәмләткечнең «үз урыны» бар һәм аларны дөрес кулланганда гына ризык хуш исле, телне йотарлык килеп чыга!

Итле ашка суган, сарымсак, петрушка, кишер, шафран, куркума, киптерелгән гөмбә, карри, кара борыч, дәфнә яфрагы, борыч, базилик, розмарин һәм кардамон кушарга мөмкин.

Яшелчә ашларына сарымсак, бөтнек, кишер, петрушка, сельдерей, кара борыч, базилик, майоран, карри, кипкән гөмбә, розмарин салыгыз.
Фасольдән пешерелгән ашларга суган, кара борыч, тмин, майоран, мускат чикләвеге, базилик, кызыл һәм ачы борыч, кориандр, иссоп яки чабер салсагыз, ашыгыз тагы да тәмлерәк булыр.

Бәрәңге ашларына суган, сарымсак, кара борыч, майоран, тмин, базилик, купырь, мус­кат чикләвеге, кызыл татлы борыч, лавр яфрагы, пастернак, иссоп куша аласыз.

Борчак ашлары, суган һәм сарымсактан тыш, мускат чикләвеге, тмин, кориандр кебек тәмләткечләрне «ярата».

Балык ашларына борычның барлык төрләрен дә, суган һәм сарымсак, розмарин, шалфей, майоран, укроп, тимьян, дәфнә яфрагы салырга мөмкин.
Борщка петрушка, тмин, кара борыч салу отышлы булачак.

 

Чыганак:Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: