Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ите тәмле, мае файдалы

Каз мае күп чирләрне дәваларга булыша.

Каз мае нидән файдалы?

Авылларда сугым чоры, каз өмәләре башланды. Күпләр казлар суялар. Белгечләр әйтүенчә, каз мае кеше сәлематлеге өчен бик файдалы. 
Аны ризык әзерләгәндә дә кулланып була, өшегән, ярылган урыннарны төзәтергә ярдәм итә, хатын-кызларның матурлыгы өчен дә каз мае да бик файдалы. 
Каз мае тәбикмәк, коймак майлау, ризык әзерләү өчен генә кулланылмый. Халык медицинасында  аның могҗизалы сыйфатлары  турында күп язалар. 
Мәсәлән, озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, ашар алдыннан, бер аш кашыгы  эретелгән каз мае кабып куярга кирәк.  Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.
 
Туберкулездан арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ суты, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң сизелә башлый.
 
Үпкә ялкынсынуы булганда  эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.
 
Туңганда.  Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү үткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.
 
Экзема кебек тире авыруларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.
 
Ревматизм. Арка авыртканда мунчада, арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Ахырда җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанстан соң ревматизм узарга тиеш.
 
Мускуллар авыртканда. Тән авыртулары борчымасын өчен, авырткан урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгарырга, кан әйләнешен яхшыртырга, капиллярларны ныгытырга ярдәм итә.
 
Аналыктагы чирләр  булганда эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Аны ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны, төнгә аналык җиңсәсенә куеп калдыралар. Ун көн саен аралаштырып, рәттән өч курс эшләргә кирәк. Бу вакыт эчендә яра төзәлә.
 
Балага уза алмаганда каз мае, алоэ яфраклары, бал һәм сырганак мае белән катнашма ясарга кирәк. Төнәтмәне көнгә өч мәртәбә бер кашык җылы сөт белән эчәргә. Әлеге дару хатын-кызларның аналык көпшәсен чистарта һәм ир-атларда сперматозоидларның активлыгыны арттыра.
 
Каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ согы төнәтмәсе простатитны дәваларга ярдәм итә. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.
 
Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең корышуын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Иреннәр ярылганда да каз мае ярдәмгә киләчәк.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек каз мае