Кәбестә нык һәм сәламәт булып үссен өчен нишләргә?
Үзегезгә саклап куегыз, кирәге чыгачак.
3 литр суга аптекада сатылучы валериан куыгын һәм 1 аш кашыгы сыек сабын салалар. Әзерләнгән эремәне корткычлар зарарлаган кәбестәгә сиптерәләр. Хәзер инде аңа беркем дә үсәргә комачауламаячак.
Ә кәбестәләрне җыюга бер ай кала, әлеге яшелчәне нашатырь спирты белән сиптерү киңәш ителә. Моның өчен нашатырь спиртының 1 куыгын (40 мл) 5 литр чиләктәге су салырга һәм шуңа бер-ике аш кашыгы сыек сабын өстәргә кирәк. Әлеге эремә белән эшкәрткәннән соң, уңышка бернинди дә корткычлар тимиячәк.
Чыганак:Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев