Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кычыткан җыеп калыгыз

Безнең әби-бабайлар кычытканны хәтта үсемлек буларак та үстергәннәр. Ул А, B2, С, D, К витаминнары, антиоксидант, аминокислота, хлорофиллга бай.

Нәкъ менә хәзер, ягъни яз азагында витаминнар запасын даруханә препаратлары белән түгел, ә үләннәр белән тулыландырып калырга була. Белгечләр, аеруча, кычытканга игътибар итәргә куша. Файдалы үзлекләрнең күплеге аркасында аны төрле авырулардан дәва буларак кулланырга киңәш итәләр. 

Безнең әби-бабайлар кычытканны хәтта махсус үстергәннәр. Ул А, B2, С, D, К витаминнары, антиоксидант, аминокислота, хлорофиллга бай. Шулай ук анда кальций, йод, калий, тимер, марганец та бар. 

Кычыткан белән гадәттә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрүгә булышлык итә һәм эритроцитларны арттыра. Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне дә киметә. Моннан тыш кычытканны сидек, газ кудыргыч, бизгәккә каршы, кан чистарткыч һәм яраларны төзәтүче чара буларак кулланалар. Ул шулай ук бавыр һәм үт куыгы, бөердәге таш, уремия (сидек канлану), сары су, ревматизм, бронхит, туберкулез, нерв өянәге, золотуха, чуан, тимрәү, ашказаны спазмы, гадәти эч кату, диспепсия авыруларыннан, менструация тоткарланганда һәм даими булмаганда файдалы.

Кычытканның зыяны турында да искәртик. Ул кан куеруга йогынты ясый, шуңа да кан басымы югары булган кешеләргә, гипертоник, атеросклероздан интегүчеләргә аны куллану рөхсәт ителми. Йөкле хатын-кызларга да сак булырга киңәш ителә: кычыткан яфракларыннан ясалган төнәтмәләр куллану йөклелекнең иртә срогында аналык кыскаруына китерергә мөмкин. Шешләре булган кешеләргә дә составына кычыткан кергән дару, төнәтмәләр куллану тыела.

фото: https://pro-dachnikov.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт