Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кычыткан ашы

Кычыткан ашын яз көне өч тапкыр ашасаң, ел буе чирләмисең, диләр.

Безнең әбиләр аны «кысыр аш» дип атый иде, ягъни итсез пешкән аш. Аны шулпада пешерергә дә була. Иң мөһиме – яшь кычытканны чиста урыннан җыеп алырга кирәк. Башта аны кайнар су белән пешекләп алабыз, аннан салкын су белән чайкатабыз һәм вак итеп турыйбыз. Кайнап торган шулпага (яки суга) тоз, озынча итеп турап 2-3 бәрәңге салабыз, аннары саламча итеп турап, ак майда кыздырып, кишер белән суганны өстибез. Соңыннан – кычыткан. Пешеп җиткәндәрәк, шулпаны болгата-болгата, аерым савытта тугланган өч йомырканы агызабыз. Йомырка урынына токмач камырыннан йомшаграк итеп басылган умач салсаң да тәмле. Табынга куйганда укроп, петрушка кебек яшеллек, каймак белән бирсәгез була.

Фото freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев