Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кычыткан ашы пешерәбез

Яз җитү белән бер-ике тапкыр булса да кычыткан ашы пешерергә кирәк дип киңәш итәләр.

Яңа гына чыккан кычытканда витаминнар аеруча күп. К, В2, В3 витаминнарына бай булуы белән дә файдалы ул. Кычыткан составында органик кислоталар да бар.

Аш пешерү өчен яшь кычытканны салкын суда яхшылап юыгыз. Аннары кайнап торган суга салып, берничә минут тотыгыз. Саркыткач, вак итеп турагыз. Кайнап торган итле шулпага кыздырылган суган белән кишер салып кайнатабыз. Аннары телемләп туралган бәрәңге салабыз. Үзегезгә ошаган ярма салырга була. Умач белән дә тәмле була. Шулпа кайнап чыккач кычыткан өстибез. Йомырка салырга да мөмкин. Вариантлар күп. Пешеп җитәр алдыннан башка тәмләткечләр дә кушарга була. Табынга каймак, яшел суган, петрушка яки укроп салып бирергә мөмкин. 
Кычыткан ашын да итсез пешерергә мөмкин. Кайнаган суга кишер белән суганны ак майда кыздырып салабыз. Кычыткан ашы өчен май аенда өлгергән яшь үсемлек яфраклары һәм сабагы кулланыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев