Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кычыткан салаты

Иммунитетны күтәрү өчен ул бик файдалы.

Әстерханда яшәүче милләттәшебез, озак еллар табибә булып эшләгән Наилә Потеева бик файдалы кычыткан салаты рецепты белән бүлешә. Ул якларда кычытканны кечеркән диләр икән. 

Апрель-май аенда иң яхшы сыйфатлы кечеркән була. Сугыш елларында бу үсемлек Идел буендагы халыкны ач үлемнән саклап калган. Мин дә менә кечеркән салаты ясадым. Сез дә эшләп карагыз әле. 

Яңа кисеп кергән кечеркәнне салкынча суда юдым. Чакмасын өчен резин перчатка киеп эшләдем. Яфракларын һәм сусыл, нәзек сабакларын аерып алдым да пычак белән турадым. Кайнап торган суга салып 1-2 минут тоттым. Барлыгы 70-80 гр кечеркән булды. Шуңа 3 пешкән йомырка турап салдым. Үлән тәмен басар өчен бер телем лимон, 2/3 бал кашыгы уксус, ярты бал кашыгы тоз, майонез, ике чәй калагы көнбагыш мае салдым. Бөтенесен бергә бутап, шунда ук ашарга кирәк.

Язгы кечеркән иммунитетны күтәрү өчен бик файдалы. Кышка киптерсәң дә бик яхшы була. Аның өчен кечеркәнне иртән кояш чыккан вакытта җыярга кушалар һәм ышык урында киптереп капчыкларда саклыйлар. 

Кечеркән сабакларын, кишер, чөгендер сабакларын, көзге уңышны җыеп алгач, бераз җыеп, кибәргә куям. Кышка чүпрәк капчыкларда саклыйм. Куллар, аяклар, бил авыртканда шуларның кайсын булса да алып парда тотам да, авырткан җиргә җылы килеш куям. Өстенә целлофан һәм одеал яки нәзек юрган ябам. Кул-аякларны шул сабаклар салынган калынрак целлофан пакетта да тотарга була. Файдасы бар. Онкология чире булса куярга ярамый.  Болай эшләү артроз-артритларда бик файдалы.

Наилә Потеева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев