Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кырмыскалардан ничек котылырга?

Алар фатирдагы һәр почмакта булырга мөмкин.

 

Алар фатирдагы һәр почмакта булырга мөмкин. Плитә асларында да, китап эчләрендә дә, плинтус астында да яшиләр. Фатирларда яшәүче кырмыскалар бөтен ризыкны ашый. Әмма алар ит һәм баллыны күбрәк ярата икән. Өч көн ашарга булмаса, алар үлә.

Әлеге бөҗәкләрне бетерү җиңел түгел. Алар белән көрәш 6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Составында хлорпирифос, диазинон, сумитрин, дельтаметрин, гидраметилнон, имидаклоприд, тиаметоксам булган катнаш-малар кырмыскалардан котылырга ярдәм итә. Боларда кырмыскаларын җәлеп итүче матдәләр бар. Катнашманы кырмыска анасы ашап үлгәннән соң, кырмыскаларның гаиләсе дә юкка чыга.

 Кырмыскалардан ничек котылырга?

Аларны канәфердән (гвоздика) ясалган эфир мае да куркыта.

Кырмаскаларга каршы көрәшүнең тагын бер ысулы бар. Пешкән йомырканың сарысын бор кислотасында әвәләп ясалаган шарчык-ларны кырмыскалар йөри торган урыннарга куеп чыгарга кирәк. Бу ысул уңай нәтиҗә бирә диләр, кырмаскалар белән көрәшкән кешеләр.

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев