Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кыш көне нәрсә ашарга кирәк?

Бу чорда безнең организмыбызга витаминнар җитми.

Кышын әйләнә-тирәбездә төрле вируслар «очып йөри», димәк, сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Моның өчен түбәндәге ризыкларны ашарга мөмкин.
- Тозлы кәбестә. Ул С һәм В витаминнарына бай.
- Гөлҗимеш. Шулай ук С витаминына бай, аңарда фосфор, тимер, калий, магний һәм бакыр да бар.
- Катырылган кара карлыган яки аңардан кайнатма. Аны ашап, организмыгызны B, C, E, D, P, K витаминнарына баетырсыз, иммунитетыгызны күтәрергә дә булышыр. Организмыгызга төрле вируслар белән көрәшергә ярдәм итәр.
- Цитруслылар (лимон, әфлисун һәм грейпфрут) А, В, РР витаминына, аскорбин кислотасына,магний, калий, тимер, фосфор, натрий, кальцийга бай.
- Болгар борычы кан юлларын ныгыта, баш миендәге кан әйләнешен яхшырта, атеросклероз барлыкка килүне кисәтә.

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт