Шəhри Чаллы

Күзләрегезне саклагыз

Компьютер алдында озак утырган кешеләрдә “коры күз” яки ”офис синдромы” барлыкка килә.

 

Элек күз табибына баргач, бер күзеңне томалыйсың да, ерактан диварга эленгән плакаттан хәрефләрне әйтергә кушалар иде. Өстә – зур шрифтлы хәрефләр, астагылары – бик кечкенә. Шуларны әйтүеңнән чыгып, табиб күзнең күрү дәрәҗәсен билгели. Хәзер исә бу ысулдан тыш, заманча диагностика җиһазлары да кулланыла. Әмма күз күреме кинәт начарланып киткәнче, күзләрне саклау нәтиҗәлерәк.  

Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханәнең күз авырулары табибы Фагилә Зиязетдинова  әйтүенчә, глаукома һәм катаракта белән авыручылар күп.
- Глаукома билгеләре, гадәттә, сизелми. Кеше иртән торганда күзенең начар күрүен абайларга мөмкин. Шуңа күрә 40 яшьтән узганнарга өч елга бер тапкыр күз басымын тикшертеп торырга кирәк. Ә нәселдә глаукома булган кешеләргә табибка ешрак күренү зарур, - ди ул.

Зурлар гына түгел, мәктәп укчылары арасында да күзләреннән зарланучылар күп икән. Мәктәп укучылары арасында миопия – күрә карау арта бара. Беренче сыйныфка укырга кергән балаларның инде 20%ы  күзлек кия. Ә балалар бакчаларына йөрүчеләрдә очраган күз авырулары гадәттә нәселдәнлек белән бәйле диләр белгечләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, бишенче сыйныфтан соң балалар арасында күзлек киючеләр аеруча арта. 40-45 яшьтән соң күзләр кинәт начар күрә башлый, еш кына бу глаукома билгесе булырга мөмкин. 60 яшьләрдә катаракта авыруы башлануы бар.
Күз күремен начарлата торган сәбәпләрнең берсе –  компьютер, кесә телефоннарын, гаджетларны артык күп куллану.

Мәктәптә балага 45 минут дәрестә утырганнан соң, хәрәкәтләнергә, күзләрен ял иттерергә тәнәфес бирелә. Өйдә дә шул режимны сакларга кирәк. 45 минуттан соң гәүдәне язылдырып алсаң яхшы. Элек дәресләрдә бер уен кулланалар иде. Без яздык, безнең бармаклар арыды, аз гына ял итәбез, тагын язып китәбез. Бу күнегү бүген дә актуаль һәм бик файдалы, – ди Фагилә  Нуретдин кызы. -  Компьютер алдында озак утырган кешеләрдә коры күз яки ”офис синдромы барлыкка килә. Нәтиҗәдә, күз тиз арый, авырта. Моңа бүлмәдәге кондиционерлар, ялсыз эшләү, йокы туймау да сәбәпче булырга мөмкин. Күзләргә зыян булмасын өчен, компьютер каршында утырганда, күзләрне саклый торган махсус күзлекләр, линзалар кияргә була, шулай ук дару тамчылары салу да җиңеләйтә, һаваны дымландырып торырга да кирәк. 1,5-2 сәгать туктаусыз эшләгәннән соң, күзне монитордан алып, карашыгызны башка нәрсәгә юнәлтегез. Күзләргә балык ризыклары, сары-яшел яшелчәләр, җиләк-җимешләр, Омега-3, А витамины да файдалы.

Гимнастиканың да роле зур. Күзне йомган килеш күз алмасын сулга, уңга, сәгать угы уңаена әйләндерегез. Күз кабакларын кинәт кысыгыз, күзләрегезне ачыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: