Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Озакка сузылган ютәлдән ничек котылырга?

Чаллы халкы киңәшләре.

«Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрендә «Киңәш кирәк» дигән яңа сәхифә эшли башлады. Анда газета укучыларыбыз, интернет-дуслар үзләрен борчыган сорауларын бирә, ә җавапны аңа үз тәҗрибәсенә таянып гади кешеләр яза. Әлеге киңәшләр бәлки сезгә дә файдалы булыр, укып карагыз әле.

Икенче сорау сәламәтлеккә кагылышлы. «Озакка сузылган ютәлдән ничек котылырга? Сезгә нәрсә ярдәм итте? Балалар да чирли, олылар да».
Гөлнур Нуретдинова андыз тамырын (девясил) эчәргә киңәш итә. Гүзәл Сәләхова «Кыст әл хинди» дигән комментарий калдырган. Роза Кузьмина «Мин салкын тисә кич белән куркума эчә идем. Сөтне кайнатып чыгарам, 1 бал кашыгы куркума, сыер мае, әзрәк кара борыч салып болгатам. Аннары балны әз-әз капкалап эчәсең. Дару эчмичә гел шулай дәваландым ютәлдән» дип язган.

Лилия Туктыева мунчада каен себеркесе белән чабынып котылган. Ул кирәк булса, языгыз, өшкерәм дә, ди. 

Сезнең дә башкаларның киңәшен ишетәсегез килсә, соравыгызны 8-908-333-03-70 номерына языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев