Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Киңәш-табыш

Рәмзия Исламова: «Никадәр ешрак кисәсең, шулкадәр куерак була»

Бакчачы мул уңыш алу серләре белән бүлеште.

Соңгы арада бакчачы Рәмзия Исламованың социаль челтәрдәге блогын күзәтеп бара башладым. Яз җитте бит – бакча турында уйларга вакыт.
Актаныш килене күптән орлык чәчкән инде, көн саен бакчачыларга киңәшләрен бирә. Аеруча, чәчәкләр күпләп үстерә ул. Бу шөгыленә ныклап тотынганга 5 ел икән. «Элек гыйлемсез генә үстерә идем. Аннары әкренләп интернеттан өйрәндем. Теплицалар алып куйдык, уңышы да яхшы. Мәгълүмат күп, ләкин барысын да карап, китапча гына эшләп булмый. Мең кешенең – мең фикере. Шуңа үзең өчен җайлы вариант табарга кирәк. Эшләмичә өйрәнеп булмый. Чөнки һәр кешенең аерым шартлары. Өй һавасы, өй температурасы да төрле. Мин барысын да календарьга язып барам – кайчан чәчтем, кайчан урамга чыгардым, һава торышы нинди булган... Аннары ел саен шуларны чагыштырам, анализлыйм. Помидор, борыч, кыяр турында да барлык мәгълүмат шушы календарьда. Башкаларга да теркәп барырга киңәш итәм, онытмассың кебек тоела гына бит ул, бер елдан соң истә калмый», – ди Рәмзия Исламова.  

Хәзер бакчачы белемнәрен үз блогында да теркәп бара, бүлешә. Карап баручылары мең ярымнан артык. Киңәшләре файдалы булмаса 4 ай эчендә шулкадәр «подписчик» җыя алмас иде.

Актаныштан туган ягы Яңа Чишмә районына кайтканда сораучыларга юл уңае булганда үсентеләр (рассадалар) дә калдырып китә ул. Авыллардан олы яшьтәгеләр еш сорый, үзләре үстерә алмый. Бу әзме-күпме гаилә бюджетын да тулыландыра. Әлеге хезмәт бик күп көч таләп итә. Шартларын тудырырга кирәк, махсус киштәләр ясаганнар, торфын сатып алганнар.

Орлыкларның  сыйфатлысын алырга киңәш итә Рәмзия Исламова: «Һәр кайсын аерым утыртам. Башкаларга да шулай киңәш итәм. Грануладагысын алырга тырышам, бераз кыйммәтрәк. Алайса арзан дип вак орлык алып сибәләр, ул нык куе булып үсә. Аерып утыртканда тамырлары зарарланырга мөмкин. Һәр орлыкны аерым стаканга төртәм».  

Стаканга утыртылган чәчәкләрне кайберәүләр гыйнвар аенда ук сатып алган икән. Рәмзия Исламова петунияләрне очларын кисеп торырга киңәш итә: «Кешеләр кызгана, чәчәк ата башлый бит. Аннары: «Нишләп синеке матур соң, минеке андый түгел?» – дип зарланалар. Үсенте ботагын никадәр ешрак кисәсең, шулкадәр куерак була. Кискән үсентеләрен яңадан тамырландырып була».

Чәчәкләр матур булып үссен өчен аларны яратырга кирәк ди әңгәмәдәшем: «Көн саен карап, әйләнеп чыгам. Моңа 2 сәгатьтән дә артык вакыт китә. Кисәселәрен кисәм, су сибәм. Суны да график белән сибәргә ярамый, карарга кирәк. Әгәр үсентенең тамыры тирәнгә китсә, еш сибү мөһим. Тамырны озак җибәрә торганнары күп эчми, төбе дымланып торып, череп ятарга мөмкин».

Рәмзия Исламова талымсыз булган чәчәкләр утыртырга ярата: петунияләр, колеуслар, кашкарыйлар, вербена, дәлия, агератум, алиссум һ.б. Барлыгы ничә төр, ничә төп икәнен санап та тормыйлар. Әмма бакчаларында бәрәңгегә дигән урын елдан-ел кими икән.
«Җиләкләрем күп, 5-6 сорт алган идем. Агачлар, куаклар үстерергә яратабыз. Питомникка барсак та берәр нәрсә тотып кайтабыз. Ирем: «Урын юк бит, кая утыртасың инде», – ди. Урыны табыла инде, берәр почмакка төртәсең. Безнең ике теплица, быел кышын җылы саклый торганны да куярга исәп бар. Ирем баштан бу шөгылемне аңламый иде, хәзер киңәшләр бирә, булышып тора», – ди бакчачы. 

Бакчачылык – гаиләдә төп эш түгел икән: «Әйтсәм кеше ышанмас, без гаилә белән брусчатка түшәү белән шөгыльләнәбез. Мин дә иремә булышам, балалар да. Безнең 5 бала, олысы Казанда укый, калганнары әле үзебез янында. Үзем белемем буенча медик, шуңа ирем белән бергә массаж остасына укыдык. Таныш-белешләргә массаж ясыйбыз, хиджамага да киләләр. Заказ бирүчеләргә пироглар  пешерәм», – дип гаҗәпләндерде уңган хуҗабикә. 
 

Белеп тор!
•    Дарчинның (корица) гөмбәчеккә каршы тору үзлеге бар. Үсентеләргә дарчин порошогын сипсәң, ул аларны авырулардан саклый.
•    Бал составындагы ферментлар үсентеләрнең тамырларын тиз үстерә торган табигый гормон булып тора. Чыбыкчаны утыртыр алдыннан бал кушылган суга салып торсаң, ул аны микроблардан, гөмбәчекләрдән арындыра.
•    Каһвә куесы кырмыска, әкәм-төкәм кебек корткычларга каршы көрәшә. Аны туфрак өстенә генә сибәргә кирәк.
•    Чүп үләннәренә каршы түбәндәге чара булыша: 4 литр аш серкәсенә ярты стакан тоз һәм бер аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык салып сибегез.
•    Бәрәңге кортына каршы: 10 литр суга бер пакет коры дарчин (100 г) һәм 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салыгыз. Яхшылап болгатып, 10 литр суга салыгыз да бәрәңге сабакларына сибегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев