Сак булыгыз! Тычкан бизгәге авыруы
Яз көне кешеләр бакчаларны җыештыра, өйләр юа башлыйлар. Нәкъ шушы чорда тычкан бизгәге куркынычы арта.
Тычкан бизгәген башлангыч чорында тануы авыр, ул грипп кебек башлана: температура 40 градуска кадәр күтәрелә, калтырата, хәлсезлек, баш авырту, авыз эче кибү кебек билгеләр күзәтелә. Кан басымы төшәргә, йөрәк тибеше акрынаерга, күзләр кызарырга, тире бозылырга мөмкин. Бу билгеләр 3 көн дәвам итә. Икенче этапта бөерләр зарарлана, бил авырта, укшыта, костыра башлый. Эч авыртырга, күперергә, бит шешенергә мөмкин.
Тычкан бизгәген тизрәк дәвалый башларга кирәк. Үзбелдеклегегез белән дәваланмагыз, алда искә алынган билгеләрне сизүгә, табибка күренегез. Дөрес дәваланганда, тычкан бизгәгеннән 3-6 атнада тереләләр, катлауланган очракта, дәвалану ярты елга сузыла.
Тычкан бизгәген дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Бакча өен җыештырганда битлек, перчатка киегез. Тузан суырткыч кулланыгыз, себерке тузан очыра. Кимерүчеләр зарарлаган ризыкларны ташлагыз. Кышын яшәми торган урында азык-төлек калдырмагыз. Көздән бакчаны үсемлек калдыкларыннан чистартыгыз, анда кимерүчеләр ояларлык булмасын. Ашар алдыннан кулларны сабынлап юарга кирәк. Шикле ризыкны пешереп, кыздырып ашарга була, югары температурада вирус үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев