Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Шарлотка рецепты

– Мин менә болай итеп кенә пешерәм. Сез дә пешереп карагыз әл, бик тәмле чыга, – дип яза бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.

- Уртача таба өчен кирәк: 5 алма, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 5 йомырка, бераз тоз, сода (булмаса да ярый).

Тирән савытта 5 йомырканы миксер ярдәмендә 1 стакан шикәр комы белән күпертәбез. Шуңа он, тоз, соданы салып, кашык белән генә болгатабыз. Алманы майлы табага гына турыйбыз да, шушы алмалар өстенә камыр агызабыз. 30 минут чамасы пешә. Искәрмә: пешкәндә духовканы ачмаска киҗәш итәм. Бик йомшак, күпереп пешә торган шарлотка килеп чыга. Май салмыйм мин, дуслар. Кайвакыт 2 кашык кибет каймагы гына кушам, – дип уртаклаша Рәмзия ханым.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев