Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сметанник пешерәбез

Бик тәмле килеп чыга, пешереп карагыз әле!

– Песочный камыр белән сметанник (эремчек пирогы) рецептын сорап бик күп хәбәрләр килде. Мин бу ризыкны пешерә башлаганда социаль челтәрләр алай ук актив түгел иде. Авызда эри торган булып чыга бу ризык. Пешереп карагыз әле, – дип яза безгә Рәмзия Әхмәдуллина. 

Камыр өчен кирәк: 200 гр ак май (сливочное масло), 100 гр шикәр комы, 1 йомырка, бераз гына тоз, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) яки 0,5 чәй кашыгы сода, 250 гр он. 
Эчлек өчен кирәк: 350 гр чамасы кибет каймагы (сметана), 200 гр эремчек, 150 гр шикәр комы, 4-5 йомырка. 

Эш барышы: йомшак май белән шикәр комын уабыз. Шуңа он, тоз, камыр көпшәкләндергеч кушып, валчык хәленә килгән камыр ясыйбыз. Ахырдан 1 йомырка кушып, камыр басабыз. Камырны 30 минут суыткычка куеп торабыз. Таба төбен майлап, кул белән генә камырны җәябез. Барлык ингредиентларны кушып болгаткан эчлекне камыр өстенә җәябез. Камырның кырыйларын бармак белән генә тигезләп чыгабыз. 

Тәмле булсын! 

/ Әдилә Мусина фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев