Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сулагай булу җиңелме?

«Сулагайларга иҗат итү җиңелрәк бирелә», - ди доцент Марина Гомәрова.

Шушы көннәрдә халыкара сулагайлар көне булып узды. Җир шарында әйдәп баручы кулы сул булган кешеләрнең саны якынча 700 миллион. Алар халыкның нибары 10%ын тәшкил итә. Шулай да галимнәр фикеренчә, сулагайлар күпкә күбрәк туа. Тик аларның күбесен балачакта ук уң кул белән язарга өйрәтәләр, я алар үз теләкләре белән уң кул белән эшләүгә күчә. Шәһәрдәшләребездән һәм белгечтән сулагай булуның үзенчәлекләре турында сораштык.

Миләүшә Зәкиева,  «Халык контроле» ТР Дәүләт системасы белгече:
– Мин сулагай булуымны беренче сыйныфка укырга кергәч кенә белдем. Партага утыргач янымдагы кешегә язарга комачаулый башлагач, укытучыбыз безне урыннарыбызны алмаштырып утыртты. Без класста өч сулагай идек. Мөслим районының Күбәк урта мәктәбендә 11 сыйныфка кадәр бездән башка сулагайлар булмады.

Бу үзенчәлегем миңа бер дә комачауламый. Мин бар эшне дә тиешле дәрәҗәдә башкарам, күпвакытта үземнең сулагайлыгымны онытып та җибәрәм. 
Рифат Ибатуллин, автобус йөртүче: 

– Үземне белгәннән бирле гел сул кул белән эш итәм. Мәктәпкә беренче сыйныфка баргач, үзгәртергә теләделәр, анысы. Укытучы апа яныма ук килеп, уң кулыма каләм тоттырып, ничек язарга кирәклеген өйрәтеп тора иде. Тик ул китеп баргач, барыбер сул кулым белән язуны дәвам итә идем. Әйтәм бит, мондый тырышулар бернинди дә файда китермәде! Мин сулагай булып калганмын, мәрхүм абыйларның да сулагай булганнарын беләм, бу нәселдән килә микән... Тормышка җайлашасың инде анысы! Әйтик, мин гомер буе машина йөртүче булып эшлим. Җиңел машиналардан алып, берничә прицеп таккан олы йөк машиналары белән дә идарә иткән булды. «Скоростька салганда» сул кул белән салмыйм, анда уң кулым эшли. Ашаганда исә уң кул белән ашый алмыйм, гел сул белән. Алай ниндидер авырлык булды, сулагай булып яшәве кыен дип әйтә алмыйм! 

Алсу Рәхмәтуллина, эшмәкәр
– Мин үзем дә, әнием дә, әнием ягыннан әбием дә, сеңлемнең кызы да – сулагайлар. Пычакны, кайчыны, көрәкне сул кул белән тотам. Язуга килгәндә без үскәндә мәктәптә бала уң кул белән генә язарга тиеш дигән кагыйдә бар иде. Үзем исә Алабуга районы Илмәт районыннан. Беренче укытучым Бибинур апа Закирова язу матур булсын өчен карага манып яза торган каләм белән генә эшләргә өйрәтте. Тырыш кеше булсам да, уң кул белән язарга башта кыенрак булды.  Яңа елга кадәр язу буенча хәтта “берле” куялар иде – дәфтәрдәге кара әле кипмәгән була, мин аны сул кулымның җиңе белән сөртәм, кәгазь пычранып бетә. Тора-бара өйрәндем. Хәзер уң кул белән ашыйм, чөнки дин буенча сул кул белән ашарга ярамый икән. Фикерләүгә килгәндә үземне һәм сулагай якыннарымны күзәтеп, без карарны тирәнтен һәм һәрьяклап уйлап кабул итәбез икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Сулагай булуыма әлләни исем китми, бу үзенчәлегемне Аллаһы Тәгаләнең бүләге итеп кабул итәм.  

Мөршидә Хәмәтдинова, укытучы:
– Хәзерге белем бирү кагыйдәләре сулагай балаларны уң кул белән язарга-ясарга мәҗбүр итүне якламый. Бала шул көе үсеш алырга тиеш. Бу хакта үз тәҗрибәмнән дә чыгып әйтәм, чөнки миңа сулагай ике малай һәм бер кызны укытырга туры килде. Бу балаларны ничек язарга өйрәтү турында иң элек мәктәп директоры, белгечләр белән киңәшләштем ул чакта. Алар алда әйтелгәннәрне расладылар, кыз белән малайларның әти-әниләре дә шул фикер белән килештеләр. Матбугат чараларында да язалар бит хәзер сулагайларны үзгәртергә тырышуның нигезсез булуы турында. Ә бер сулагай укучыма әнисе каләмне уң кул белән тотарга өйрәткән, башка эшләрне аның сул кул белән үтәве сизелә иде.

Марина Гомәрова, Зиннур Шәрәфетдинов исемендәге педагогика кафедрасы мөдире, доцент 

Фәнни телдә сулагайлык ул - баш миенең уң як ярымшарларының доминантлыгы (өстенлеге), баш миенә килгән мәгълүматны эшкәртү ысулы. Уң як ярымшарларда образлы фикерләү зоналары урнашкан, шуңа сулагайларга иҗат итү җиңелрәк бирелә. Ә уң кулына өстенлек бирүчеләрдә логика, схематика көчле. Дөрес, гадәти мәктәп программасы нигездә логик фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән, шулай да заманча укытучылар образлы фикерләүне формалаштыру юлларын белә, сулагай балаларны киредән өйрәтми, аңлый, аларга теләктәшлек белдерә. Сулагайлар өчен тиешле уку кирәк-яраклары да бар.

Сулагайлык хәзер феноменаль түгел, гадәти күренеш дияр идем. Проблемаларның күпчелеге сулагайларда түгел, амбидекстерлар, ягъни ике кулы белән дә бертигез яхшы кулланучы кешеләрдә күзәтелә. Мондый кешеләрдә баш миенең ике ярымшары да бертигез дәрәҗәдә эшли. Шуңа алар тиз отып ала, тиз эшкәртә, тик шул ук вакытта алар тизрәк ара да. Ә доминант (уң яки сул) ярымшар эшләгән вакытта икенчесе ял итә. Амбидекстерларга акыл эше белән шөгыльләнгәндә еш ял итү мөһим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сулагай