Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Табиб киселгән карбыз алмаска кушты

Ул җитди авырулар китереп чыгара.

Карбыз, кавын сезоны дәвам итә. Урамнарда, кибетләрдә аларның ниндиләре генә юк. Зурлары, киселгәннәре. Табиблар киселгән карбызны алмаска киңәш итәләр.
Линуза Ганиева исемендәге 4нче поликлиниканың сәламәтлек үзәге табибы Гөлсәрия Абдуллина әйтүенчә, киселгәннән соң карбыз кабыгы өслегендәге бактерияләр җиңел генә йомшак өлешенә үтеп керә һәм тиз үрчи башлый. Җимеш җылы урында сакланса, бу процесс тагын да тизрәк бара.

«Мондый карбыз аша эчәк таягы, сальмонелла һәм башка куркыныч бактерияләр йоктыру ихтималы бар. Киселгән карбызның тиешле шартларда сакланганын гына алырга кирәк. Киселгән карбызның суыткычта саклануы, герметик пленкага төрелгән булуы, шулай ук этикеткасында киселгән вакыты һәм куллану срогы күрсәтелүе мөһим», – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау Файдалы киңәш