Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Теләкләр тормышка ашсын дисәң, хаҗәт намазы укы!

Берәр теләген тормышка ашыру яки максатына ирешү өчен мөселман кешесенең менә дигән мөмкинлеге бар. Ул — хаҗәт намазы.

Сөннәт намазлардан булган бу гыйбадәт ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать итеп укыла. Беренче рәкәгатьтә “Фатиха”дан соң өч мәртәбә “Аятел Көрси”, калган рәкәгатьләрдә “Фатиха”дан соң берәр мәртәбә “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре укыла. Намазны укып бетергәннән соң, ул “Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин” дип Аллаһка хәмде-сәнә әйтеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салаллаһу галәйһи вәссәләм) салават-сәлам ирештерә, дип яза “Аллаһым! Биргәнеңә мең шөкер!” төркеме.

Шуннан соң, кулларын күтәреп түбәндәге доганы укый: Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә үәл-ганиимәтә миң күлли биррин, үәс-сәләәмәтә миң күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбә. Илләә гафәртәһүү, үә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү үә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин.

Доганың мәгънәсе: “Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау — галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгъфирәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп булуын һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырма. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны каршыла. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!”

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/tel-kl-r-tormyshka-ashsyn-dis-kha-t-namazy-uky/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев