Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Теплица помидорын ничек тәрбияләргә?

    Июльдән башлап, теплицадагы яшел помидорларда түгәрәк, ә кызара башлаганнарында аркылы ярыклар барлыкка килә.

    Күп кеше помидорны пленка астына иртә – май башында ук утырта. Әмма кайбер елларны җәй эссе булуга карамастан, помидор куаклары һәлак була. Моның сәбәбе – тамыр черү. Авыру үсемлекнең тамыры коңгыртлана, чери. Яфраклары астан башлап саргая һәм шиңә. Куак җирдән бик җиңел йолкына. Бу чир помидорны салкын җиргә утыртканда яки теплицадагы температура кискен үзгәреп торганда күзәтелә. Бик яшь куак авырса, ул һәлак була, зур куакларны коткарып калырга мөмкин: өстәмә тамырлар барлыкка килсен өчен, җир өстен мүлчәлиләр. Мүлчә итеп чиста торф белән ком һәм агач көле катнашмасын файдалансаң яхшы.

    Июльдән башлап, теплицадагы яшел помидорларда түгәрәк, ә кызара башлаганнарында аркылы ярыклар барлыкка килә. Бер яктан, генетика гаепле: кайбер гибрид сортлар, бигрәк тә тыгыз тәнле яки ачык сары төстәге помидорлар, йомшак помидорлар белән чагыштырганда, тизрәк ярыла. Моңа һава торышы да «ярдәм» итә: көндез һәм төнлә температура кискен үзгәргәндә шушы хәл күзәтелә.

    Икенче яктан, ярылу кайбер агротехник чаралар аркасында булырга мөмкин, аерым алганда, суны дөрес һәм вакытында сипмәү нәтиҗәсендә һава һәм балчыкның температурасы һәм дымлылыгы кискен тирбәлә башлый.

    Баштагы чорда теплицадагы помидорга су сибү регуляр, ягъни даими, бер-төрле күләмдә булырга тиеш, чөнки бу вакытта тамыр системасы һәм үсемлекнең җирдән өске өлеше формалаша башлый. Кояшлы көннәрдә 3-4 көн аралыгы белән, ә болытлы-яңгырлы периодта 4-5 көн аралыгы белән сибәргә кирәк (бу саннар, әлбәттә, тыштагы температурага да бәйле).

    Эссе көннәрдә җилле як стенаны яки ике башта да ишекләрне ачарга кирәк. Әле яңа гына помидорлана башлаган яки урман чикләвеге һәм әстерхан чикләвеге зурлыгы вак помидорлары булган яшь куакларның яфраклары шиңә башласа, ә теплицада һаваның дымлылыгы бик түбән – 35-50 процент кына булса, димәк, пешеп тулганда помидорлар ярылачак. Помидорлар өчен оптималь дымлылык – 65-75 процент. Моны сакларга регуляр су сибү ярдәм итә.

    Күп кенә бакчачылар июль-август азагында өлгереп килүче мул помидорлы куакларга суны күп сибеп ялгышалар. Бу вакытта үсемлекләрнең тамырлары көчле, дымны балчыкның тирән катламнарыннан да суырырга сәләтле була. Шуңа күрә суны сирәк – 5-7 көн аралыклары белән генә сибәргә кирәк (яңгыр ясамыйча, үсемлек төбенә генә).

    Тәүлекнең кай вакытында су сибәргә? Салкын төннәрдән соң (13 градустан түбәнрәк) теплицада суны сәгать 11 дән соң гына сибәргә ярый. Әгәр дә тышта эссе – 25 һәм артыграк, ә төнлә 16-17 градус булса, суны кичен – 16-17 сәгатьтә сибәргә һәм теплицаны төнгә ачык калдырырга кирәк.

    Ашламаларны күп сипмәгез, бер чиләк суга 20 граммнан да артык булмасын. Мөһим: куактан атнага 2-3 яфрак кына өзегез.

    И.ВЛАДИМИРОВ, бакчачы-агроном

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: