Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Туфракның әчелеген киметеп буламы?

Җирнең әчелеген, әлбәттә, төрле агрохимик лабораторияләрдә тикшереп була, тик бу – мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Моны үзлектән дә эшләргә мөмкин: гап-гади шешә алабыз да, аның биштән ике өлешенә туфрак тутырабыз.

Ярты бал кашыгы порошоксыман акбур һәм биштән өч өлешенә су салабыз. Шуннан соң шешәнең башына резин имезлек (соска-пустышка) кигертеп куярга да өч минут дәвамында яхшылап болгатырга кирәк. Акбур белән туфрак реакциягә кереп, нәтиҗәдә шешәдә углекислоталы газ барлыкка киләчәк. Шул рәвешле шешә эчендәге басым өскә менә башлый, имезлек зуррак булып тулган саен туфракта шулкадәр әчелек көчле дигән сүз.

Җирнең серкәлелеген киметү өчен бер метр квадрат грунтка ярты кило кальций карбонаты кирәк. Туфрак бик тә әче икән, шул ук үлчәмдәге грунт бер килограмм кальций карбонатына мохтаҗ. Менә сезгә йомырка кабыгының тагын бер файдасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт