Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тунны ничек сайларга һәм сакларга?

Еш кына, тунның йоны коела, төсе үзгәрә, дип зарланучылар бар. Ахырдан үкенерлек булмасын өчен, тунны сатып алганда белгечләр сыйфатын бәяләргә киңәш итә

Нәрсәгә игътибар итәргә?   Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин әйтүенчә, сатучы товар турында тулы мәгълүмат җиткерергә тиеш. Кулланучының товарның тулы исеме, артикуле, моделе, төсе, йоны, үлчәме, озынлыгы, җитештерүченең адреслары, тунны ничек карарга, сакларга кирәклеге турында барлык мәгълүмат белергә хакы бар.   – Россиядә мех эшләнмәләре базарында тәртип урнаштыру, ялган товарны киметү максатыннан, 2016 елдан туннарны, кайры туннарны «чиплаштыра» башладылар. Туннарга сугылган контроль идентификация билгесе (контрольный идентификационный знак – КиЗ) – төп сыйфат күрсәткече булып тора. Әлеге билгене махсус программа ярдәмендә укырга була. Кесә телефонына бушлай урнаштырырга мөмкин булган махсус кушымта ярдәмендә шул КиЗны сканер аша төшереп, тун турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Анда киемне кем җитештергәне, аның кайда тегелгәне, буялганмы-юкмы икәнлеге, нинди тукымадан булуы турында мәгълүматлар тупланган, – ди Марсель Шаһидуллин.   Тун ошамаса, ничек кайтарырга?   «Кулланучылар хокуклары турындагы» законның 25нче маддәсе һәм Россия Гражданнар кодексының 502нче маддәсе буенча, әгәр үлчәме, формасы, төсе, фасоны буенча туры килмәсә, ошамаса, кулланучы тунны сатып алганнан соң 14 көн эчендә кайтарырга мөмкин. Товар яхшы хәлдә, киелмәгән, фабрика ярлыклары өзелмәгән булырга тиеш. Әгәр тун сыйфатсыз булса нишләргә?   «Кулланучылар хокуклары турындагы» законның 19нчы маддәсе буенча, әгәр тун сыйфатсыз булып чыкса, ул аны шундый ук товарга алыштыра йә акчасын кире кайтара ала. Бу очракта кимчелек өчен сатучы җавап бирә. Әгәр гарантия вакыты узганнан соң тунны кире кайтарырга туры килсә, махсус экспертиза тикшерүе уздырыла. Монда инде барлык чыгымнарны да экспертиза оешмасы каплый.   Сезонлы товарга гарантия кайчан башлана?   Туннар, кайры туннар сезонлы товар булып санала. Шуңа да бу киемнәргә гарантия сезон башлангач исәпләнә башлый. Татарстанның Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән 1998 елның 5 сентябреннән гамәлгә кергән карар нигезендә, Татарстанда сезонлы товарларның вакытлары билгеләнгән. Әйтик кышкы сезон 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр, язгысы 16 марттан 15 майга кадәр, җәйге 16 майдан 31 августка кадәр, көзге сезон 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр санала. Тун сайлаучыга киңәшләр   – Тунны кулыгыз белән сыпырыгыз, йоны учта калса, димәк, сыйфатлы түгел. Тунның тегелгән урыннары, җөйләре тигез булырга тиеш. – Мездрасы, ягъни тиренең эчке ягындагы ярысы йомшак һәм сыгылмалы булырга тиеш. Тотып карагач тавыш чыгарса, кыштырдаса, дөрес эшкәртелмәгән дигән шик бар. – Киемне бары гарантия бирә торган ышанычлы кибетләрдән генә алыгыз. – Фабрикада ГОСТ таләпләре буенча тегелгән туннан да сыйфатлысы юк.   Иң җылы тун булып төлке, мутон туннар санала. Шулай ук бездәге кыш суыгына кеш, кондыз, шиншилла, нутрия, чәшке, каракүлдән тегелгән туннар да чыдам.

 

Эльвира МОЗАФФАР Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев