Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җәй тәмен «саклыйбыз»: тозлау, кайнатма әзерләү һәм салат ясау буенча 6 РЕЦЕПТ

Бакчада мәш килеп яшелчә, җиләк-җимеш үсә башлады. Рәхәт мәшәкатьләргә бай чак! Хуҗабикәләргә җәй нигъмәтләрен ничек кышка әзерләргә соң? Иң шәп рецептларны сезгә туплап бирергә булдык.

Гөлнур АЙЗЕТУЛЛОВАдан кыяр тозлау рецепты

Бу рецепт белән кыяр ябарга теләсәгез, банкаларны 15 минут кайнатырга кирәк булыр.
1 кат – банка төбенә 2 укроп “зонтигы”, 3 карлыган, 3 чия, 2 лавр яфрагы салып, кыярларның ике башын да кисеп тутырабыз. Кайнап чыккан су коябыз, капкачны ябып, 5минут тотабыз, суын түгәбез.
2 кат – тагын шау кайнар су коеп, 7 минут тотабыз, түгәбез.
3 кат – банкага 2 аш кашыгы тоз (өймичә генә), 4 аш кашыгы шикәр комы, 5-6 кара түгәрәк борыч, 4-5 тмин, 1 чәй кашыгы лимон серкәсе салабыз да, шау кайнар су коеп, калай капкачны ябабыз, банканың төбен өскә күтәреп, юрган белән чорнап, икенче көнгә кадәр тотабыз. Аннары салкынча урында саклыйбыз.

Гүзәл МӘРДӘНОВАдан виктория җиләгеннән кайнатма

5 кг җиләк, 5 кг шикәр кирәк булыр. Җиләк күләменә карап, шикәр комы да шул кадәр алына.
Җиләкләнең 2,5 кгсын иттартткычтан чыгарабыз яисә блендер ярдәмендә изәбез. Шикәр комы белән яхшылап болгатабыз да кайнатырга куябыз.
Кайнап чыккач, утны киметәбез. 30 минут шулай тагын кайнатабыз, калган җиләкләрне шушы массага салып, 20 минут әзер булганчы кайнатабыз.
Чиста банкаларга кайнар килеш тутырабыз да, стериль капкачлар белән ябып, әйләндерәбез.

Зәмзәмия СӘМИГУЛЛИНАдан петрушкалы кыяр салаты

2 кг кыярны шакмаклап турыйсы, шуңа 100 гр петрушка (турап), 2 баш сарымсак (вак итеп турап), 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан уксус, 3 аш кашыгы исле сыек май, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы түгәрәк борыч салып, болгатып, 2 сәгать тотасы. Кыярның суы чыккач, банкаларга тутырып 10 минут стерильләштерәсе. 700 грлы банкалар кулланырга мөмкин.

Әлфия ГАЛИӘХМӘТОВАдан кыяр тозлау рецепты

Банкаларны алдан стерильләштереп куябыз. Укроп, 4-5 сарымсак теше, борыч, канәфер, кыяр тутырабыз да, өстенә кайнап торган су салып, 10 минут тотабыз. Аннан бу суны түгәбез. Маринад әзерлибез. Моның өчен 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы кирәк булачак. Кыяр өстенә ике бал кашыгы 70 процентлы аш серкәсе салабыз.

Замирә РӘҖӘПОВА-КУПРИЯНОВАдан чия кайнатмасы

Бу кайнатманы әзерләгәндә чиянең төшен алып торырга кирәкми. 11 стакан чиягә ярты стакан су салып, 10 минут буе кайнатырга. Аннан 7 стакан шикәр комы өстәп, кабат 10 минут кайнатырга кирәк. Уттан алгач, 7 стакан шикәр комы өстибез. Шикәр эрегәнче болгатабыз һәм кайнатып чыгарабыз. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып куясы гына кала.

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче ИСМЕГӨЛ АПАдан карлыган кайнатмасы
2,5 стакан су, 8 стакан ши¬кәр комы, 11 стакан карлыганны бергә кайнатырга. Уттан алгач, яңадан 8 стакан шикәр комы салып болгатырга. Ши¬кәр эреп беткәнче бутап торырга да, банкаларга тутырып куярга.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X