Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ярмалар кортламасын өчен

Салкында сакланган ярмаларга корткычлар ояламый. Дөгене салкынга сакларга киңәш ителми, чөнки ул пешергәч ватылып бетә.

Лимон кабыгы корткычларны куркыта. Ярмалар өстенә канәфер, дәфнә яфрагы, әфлисун кабыгы яки чистартылмаган сарымсак тырнагы салып кую әйбәт. 

Ярма янына металл әйбер – мәсәлән, фольга кисәге салырга була. Тимер кашыклар, чәнечкеләр куйсаң да, ярмага корткычлар килми.

Корткычлардан арыну өчен шкафларны аш серкәсе эремәсе белән сөртегез.

Кибеттән яңа гына алып кайткан он яки ярмаларны да игътибар белән карагыз. Өйдәге башка продуктларга зыян килмәсен дисәгез, аны җентекләп тикшерегез. Бигрәк тә дөге һәм онга игътибарлы булыгыз: алар бигрәк тә тиз кортлый. Каптагы продуктны зуррак табага бушатып, чәнечке яки пычак белән болгатып карагыз. Бөҗәкләр булса, алар шундук күренәчәк. Әлбәттә, мондый ризыкны ашарга ярамый.

Ярмаларны тыгызлап ябыла торган банкаларда саклагыз.
Һәр ярманың саклану вакыты да була. Иң озак саклана торган ярма — парландырылган дөге.Тары 9 ай, манный ярмасы – 8-9 ай, тары ярмасы – 12-14 ай, арпа ярмасы – 14-16 ай, перловка, карабодай, шомартылган дөге – 18 ай, ярдырылган борчак – 20 ай, шомартылган борчак – 24 ай, тиз пешә торган ярмалар 6-12 ай саклана ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев