Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Яшелчәләрнең кайсы — җылы, ә кайсы суык ярата?

Июньдә бакчачыларга эш тагын да арта: түтәлләрне чүп баса, яшелчәләргә су сибәргә һәм аларны вакытында тукландырырга да кирәк.

Шулай ук июньнең беренче декадасында утырту-чәчү эшләре дә дәвам итә. Хәзер инде үсентеләрне, кыраулардан курыкмыйча, ачык түтәлләргә чыгарып утыртырга да була. (Әмма 13нче июньдә дә кырау төшкән еллар булганын онытмагыз).

Кәбестә, помидор, патиссон, ташкабак кебек яшелчәләрнең үсентеләрен капламыйча утырталар, түтәлләргә кыярның җылы яратучы сортларын чәчәләр. Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына ике-өч тапкыр салкынча су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз.
Июньдә татлы борычларга аеруча игътибар кирәк. Бу — җылы һәм дым яратучы яшелчә, аңа яхшы үсү өчен туфракның дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Татлы борыч үскән җир кибеп, катып китсә, аның чәчәк атуы һәм җимешкә төймәләнүе тоткарлана. Көннәр коры торса, бу яшелчәләргә 3-4 көн саен һәр төпкә 1,5-2 литр исәбеннән җылы су сибәргә киңәш ителә. Июньнең икенче декадасында помидорлар матурланып үсеп китә. Аларга, шулай ук, вакытында су сибәргә, төпләрен йомшартырга һәм артык ботакларын кисеп ташлап, сабакларын формалаштырырга кирәк. Помидорлар чәчәк атканда көннәр салкынча булып, еш кына яңгыр явып торса, аларга сыек кына бор кислотасы эремәсе сибегез. Ташкабаклар чәчәккә йомарланганда төп сабакның башын өзегез, тармакларындагы сабаклар 35-40 сантиметрга кадәр үскәч, аларның да башларын өзеп алыгыз.
Кишер, чөгендер дә үз вакытында су сибеп, төпләрен йомшартып, чүпләрен утап, тукландырып торуны ярата. Куерып киткән яшелчәләрне сак кына сирәкләгез һәм яхшылап су сибегез. Барыбыз да яратып ашый торган бәрәңгене дә онытмаска кирәк. Июнь башында тигез итеп башларын калкыткан йомшак яфракларны колорадо кортларыннан сакларга тырышыгыз. Бер-ике атнадан бәрәңгенең төпләрен күмеп чыгарга да була.
Җәйнең беренче аенда бакчага зарарлы бөҗәкләр һөҗүм итә башлый. Бигрәк тә алар җимеш агачларына зыян сала. Шуңа күрә крыжовник, карлыган, алма, чия агачларын 1 процентлы бордос сыекчасы эремәсе, яки составында бакыр булган препаратлар белән эшкәртегез. Коры эссе көннәрдә дә куакларны һәм агачларны тикшереп торырга кирәк. Мондый вакытта аларга үлән бете төшә. Аңа каршы тәҗрибәле бакчачылар ылыс ботакларыннан, суган кабыгыннан һәм тузганактан ясалган төнәтмә куллана.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев