Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

​ҖЫЕРЧЫКЛАР БАРЛЫККА КИТЕРӘ ТОРГАН 10 ГАДӘТ

Һәрберебез яшьлекне һәм энергияне озаккарак сузарга тели. Моның өчен төрле кремнарга бик күп акчалар түгәбез. Ә иң элек җыерчыклар барлыкка китерә торган начар гадәтләребездән арынырга кирәк.

SPF кремнар кулланмыйбыз

Әлеге проблема бигрәк тә яз, җәй көннәрендә актуаль. Кояшны бик яратабыз, тик безнең тире аны яратмый. Актив кояш нурлары вакытыннан алда картайтканны белсәк тә, махсус кремнар кулланмыйбыз. Аларны бит диңгез буенда, комда ятканда, гына түгел, эшкә барганда да сөртергә кирәк. 

Сагыз чәйнәргә яратасыз

Казналыкның һәрвакыт хәрәкәт итеп торуы авыз тирәсендә җыерчыклар чыгара. Монда барысы да гап-гади: маңгаегызны еш җыерасыз икән, анда да сырлар салыначак, һәрвакыт күшәп тору да авыз тирәсендәге тиренең сузылуына китерә. 

Битне һәрвакыт чистартып тору

 Майлы битне еш чистартуның бер начарлыгы да юк кебек. Скраб, пилинг, төрле щетка фанатлары кайчак, күз ясыйм дип, каш чыгара. Җыерчыклар чыкмасын өчен нишләргә соң? Әгәр атнага ике тапкыр скраб кулланасыз, битегезне даими рәвештә тоник яки лосьон белән чистартып торасыз икән, болай эшләүне туктатырга вакыт. Косметик чаралар тиренең табигый рh халәтен боза. Нәтиҗәдә, иммунитет төшә. Ә иң мөһиме: бит тиресе корый. Бу исә вакытыннан алда җыерчыклар чыгуга китерә. 

Чистарту чараларын иртән куллану

Бу алдагы пунктның дәвамы. Әйе, төнгә каршы чистарту чараларын куллану, мицелляр су белән битне сөртү нормаль күренеш, ләкин йокыдан торуга кабат аларга сузылуның кирәге юк. Сез бит «пычранырга» өлгермәдегез! Иртән битне бүлмә температурасындагы су белән юу да җитә. 

Мендәр тышын бик сирәк алыштыру 

Урын-җирне ике атнага бер алыштыруның бер начарлыгы да юк. Тик бу мендәр тышына кагылмый. Иң күп бактерияләр анда җыела. Чәчкә сиптерелгән лак, башка косметик чаралар да мендәргә күчә. Ә аннан – сезнең биткә. Химик элементлар тирегә тәэсир итә, нәтиҗәдә, күз тирәсендә җыерчыклар чыга. Мендәр тышын өч көн саен алыштырырга гадәтләнегез. 

Йокыгыз туймый

Йокы туймау башыгызга да китермәгән проблемалар сәбәбе булырга мөмкин. Шуларның берсе – вакытыннан алда картаю. Эш шунда ки: йокы җитми икән, организм, тире күзәнәкләре тернәкләнергә өлгерми. 50 яшьтә дә бик чибәр күренергә телисез икән, төне буе йөрүне онытыгыз. 

Дөрес позада йокламыйсыз

Күпләребез корсагына ятып, битен мендәргә куеп йоклый. Кайберчакны иртән биттә мендәр тышының эзләре дә кала әле. Хәзер күз алдына китерегез: берничә сәгатькә кан әйләнеше йөреше үзгәрә, ә бу вакытта тире «сытылган» халәттә. Бу –  җыерчыклар чыгуга зур сәбәп! Аркада яки ян белән йокларга гадәтләнегез. Тирегә генә түгел, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә яхшы ул. 

Бетчә сыту

Кечкенәдән «битеңдәге бетчәне сытма», дип өйрәтсәләр дә, беребез дә тыңламыйбыз. Ә бит инфекция кертү куркынычы гына түгел, тирене дә җәрәхәтлибез. Соңыннан бу урында җөй, хәтта җыерчык калырга мөмкин. 

Һава дымландыргыч кулланмыйбыз

Өйдә бик җылы һәм коры булу тирене корыштыра. Ярдәмгә бары тик һава дымландыргыч җиһазы гына килә ала. 

Тәмәке тартасыз

Монда аңлатып тору да мәгънәсез. 

 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8565

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X