Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Йодрык кадәрле булсын дисәң, бәрәңге утыртканда нәрсәгә игътибар итәргә?

Авылларда халык акрынлап бәрәңге утыртухәстәрен күрә башлады. Күпчелеге орлыкка үз бәрәңгесен калдыра.

Сорт яңартыр өчен дип сатыпалучылар да бар. Шулай да безнең республика өченниндисортлар яхшы? Орлыгы булмаган кешегә аныкаян сатып алырга мөмкин? Без шул хакта белештек.

«Күбрәк бакчачылар ала»

Узган ел «икенче икмәк» уңышы яхшы булгач, халыкүзләреннән арткан бәрәңгене нәрсә эшләтергәбелмиаптырады. Көзен күпләр төрле җаен табып, җыючыларгатапшырды да инде. Ләкин кыш чыккач та, базда шактыймул уңыш бар әле.

Апас районының Тәүгелде авылында яшәүче Резидәханым әнә шулай ди:

– Узган ел бәрәңге бик уңды бездә. Бар халыкныкы да. Кая урнаштырырга белми аптырап беттек. Баз, идән аслары тулды. Кыш чыккач та күп калды әле.

Менә шушы көннәрдә авылга килеп, җыеп йөрделәр. Авылда бик күп кеше тапшырды. Килограммын 8 сумнан бирдек. Бер баздагы бәрәңгене бушатып бетердек диярлек. Аннан тыш та тагын бер баз бар әле. Интернетка да: «Кирәк кеше булмасмы?» – дип белдерү куеп караган идем. Эре бәрәңгене – 10, орлыкка дигәнен 15 сумнан тәкъдим иттем. Шалтыратучы булмады. Кешенең үзендә дә күптер инде.

Әйе, халык үзеннән артып калганын малга бирә, чебешләргә ашатачакбыз, диючеләр дә бар. Авыл халкы утыртыр өчен бәрәңгене сатып алмый инде ул. Сорт алыштырырга булса гына алып кайтырга мөмкин. Аның каравы бакчачылар ел саен сатып алып утырту җаен карый.

Тукай районында яшәүче Минталип Минеханов – бик күп халыкны яшелчәле иткән данлыклы фермер. Әле дә ул гаиләсе белән бу юнәлеш буенча зур эшләр башкара.

– Бездән бәрәңгене орлыкка дип тә, җитештерү өчен дә күбрәк зур хуҗалык­лар ала, – ди ул. – Якын-тирә районнардагы мәктәп ашханәләренә китә. Шәхси хуҗалыклар да бакчаларына утыртырга дип сатып ала. Бакчачылар да күп. Ел саен утыртыр өчен кимендә 30 – 40 тонна бәрәңге сатыла. Төрлечә күләмдә алалар. Бер сутый җиргә 2 чиләк бәрәңге кирәклеген искә алсак, бер-ике генә капчык алучылар да бар. Көзен басудан бәрәңгене җыеп алгач, бер-ике көн җирне сөрми торабыз. Кешеләр шуннан да калган бәрәңгене җыеп алалар. Безнең тирәдә генә берничә бакчачылык ширкәте бар. Шуннан күп килеп җыялар.

Бүген алар халыкка бәрәңгенең килограммын 10 сумнан саталар.

– Яшелчәләребез эшкәртелгән, бөтен авыруларга каршы чаралар үткәрелгән. 20 – 25 сутый җирдә эшләүчеләргә бәрәңгеләрен үзебезгә тапшырырга тәкъдим итәбез, чөнки кибетләр бер размердагыларны сорый. Безгә дә, аларга да яхшы бит, – ди ул.

«Бердәмлек» кооперативы бәрәңгене халыкның үзеннән дә җыя, ләкин бик сайлап кына.

–  Бу мәсьәлә язын бик актуаль түгел инде. Халык үзләреннән артканны малларга ашатса, яхшырактыр. Без исә яхшы итеп эшкәртелгән, диаметры 5 сан­тиметрдан да ким булмаган яшелчәне генә кабул итәбез. Бу бездән генә тормый. Сәүдә челтәрләре шундый таләп куя. Аларның таләпләре зур. Кооператив аша шактый зур хуҗалыкларга да, шәхсиләренә дә ярдәм иттек. Быел без «Гала» дигән сортка өстенлек бирәбез, – ди Минталип Минеханов.

Фермер фикеренчә, бәрәңге утырту эше тәрбияви әһәмияткә дә ия:

– Бәрәңге чүбен утаган, кәтмәнләгән балалар җиргә якыная, яшелчәләрнең ничек үскәнен күреп, белеп үсәләр. Бездән авыл кешеләре бәрәңгене күп сатып ала. Миңа кызганыч түгел. Ләкин аларга мин һәрвакыт: «Гаиләгезне, балаларыгызны эш белән тәрбияләгез. Орлык алыгыз да үзегезнең бакчаларыгызга утыртыгыз. Сатып аласыгыз килмәсә, җирне сөргәнче кырдан үзегез җыеп алып, әзерләп куегыз, дим.

Авыл хуҗалыгы белгече, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, алар шулай ук халыкка симәнә бәрәңгеләрен тәкъдим итә. Бу көннәрдә аларны Лаеш районының Зур Кабан авылындагы базага барып алырга мөмкин.

– Авыл халкы сирәк килә. Күбрәк бакчачылар ала, әлбәттә. Ел саен 60 – 70 тонна бәрәңге сатыла. Халык күбрәк «Ред Скарлет», «Жуковский» сортларына өстенлек бирә. Бәяләре төрлечә, – диде ул безгә.

Нинди сортларга өстенлек бирергә?

 

Минталип Минеханов:

Бәрәңгене һәр кеше үз теләкләрен искә алып утырта. Мөмкинлек булса, бакчага «Гала» сортын утыртырга киңәш итәм. Ул ашау өчен дә тәмле, яхшы да саклана. Механик чистарту өчен дә әйбәт. Моннан тыш та безнең республика өчен туры килә торган сортлар күп.

Озаграк сакларга телиләр икән, «Розара» сорты яхшы. Ул – кызыл, озынча, файдалы бәрәңге. Тиз өлгерә. Уңышы да яхшы була. Җиргә салмыйча үсентеләр җибәрми.

«Ароза» сорты да бик уңышлы. Корылыкка чыдам. Ашарга бик тәмле.

Саклау өчен шулай ук «Романо» сорты да әйбәт. Ул – кызыл бәрәңге.

«Удача» сорты – ашар өчен тәмле, ләкин йомшак бәрәңге. Шунлыктан, аз гына бәрелсә дә, җәрәхәтләнә.

Бездә шулай ук шәп уңыш бирә торган «Зекура» сортлы бәрәңге утырталар. Кызыл, эре «Родригес» сортын да яратучылар бар. «Лабелла», «Лили» сортлы «икенче икмәк»ләр дә ашар өчен тәмле. Соңгысы бездә киң таралмаган әле.

Үсентеләрне каян алырга мөмкин?

Урамда яз, димәк, бакчада эшләү, түтәлләр казу, үсентеләр утырту вакыты җитте. Әмма коронавирус үз төзәтмәләрен кертә. Хәзер урамга чыгып йөреп булмый, зур кибетләргә йөрергә ярамый. Ә кешеләргә яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләре кирәк.

Закон буенча, базарларда һәм кибетләрдә бакчачылык өчен үсемлек орлыклары, үсентеләр, үрентеләр, ашламалар, грунт һәм башка товарлар сату рөхсәт ителә. Мәсәлән, Казаннан ерак түгел «Нармонка» агрофирмасында быел шактый күп күләмдә үсентеләр әзерләргә уйлыйлар. Агрофирма җитәкчесе Олег Солягин аңлатуынча, аларда хәтта кавын һәм карбыз үсентеләре дә бар. Гадәти культураларның: томат, татлы борыч, баклажан, кабак, ташкабак үсентеләре әзер инде. Моннан тыш, сатуда төрле чәчәк үсентеләре булачак. Ә иң популяр культура – кәбестә шушы көннәрдә махсус кассеталарга чәчелгән һәм бик әйбәт тишелеп чыккан.

25 апрельдән соң үсентеләрне «Нармонка» агрофирмасының чатырында (Лаеш районы, Нармонка авылы) алырга мөмкин булачак. Үсентеләр узган елгы бәяләрдән сатыла. Мәсәлән, башлы кәбестә, кызыл, төсле кәбестәләр, савой кәбестәсе, брокколи һәм кольраби үсентеләрен 10 сумнан алырга мөмкин. Томат, кыяр, борыч, баклажан, ташкабак, кабак, карбыз, кавын һәм чәчәкләр үсентеләрен 20 сумнан саталар.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев